АГАРТУЧЫ и. махс. 1) Нәрсәне дә булса кырып, буяп, ак (ялтырап торган) төскә кертүче кеше; русчасы: отбельщик. Күн агартучы 2) күч. кит. Аң-белем таратучы; мәгърифәтче. Китап – кеше җанын агартучы, илһам бирүче, нур сибүче һәм матурлык-изгелеккә өндәүче. Ә.Закирҗанов. Исхакый фикеренчә, муллалар авылда әхлак, иман саклаучы, халыкка аң-белем бирүче, агартучы укытучы булырга тиеш. М.Сәхапов |