АГАРТУ ф. 1) Ак яки аксыл төскә кертү, ак итү. Җир ачылып, үлән кипкәч, боларны үзе кебек кызлар белән елга буенда, яшел чирәмдә, кояшта киптереп агартты, аннан җәйге кичләрдә иптәшләре белән җыелып тукмадылар. Г.Ибраһимов. Иртә белән, өй түбәләрен, каралты башларын, урманнарны агартып, ап-ак кырау төшә ---. Г.Бәширов. Рәшә шушы дүрт-биш көн эчендә арышларны агартты ---. Г.Галиев

2) Акшарлау, акшар белән буяу, аклау, акка буяу. Имтиханга кем мич агарта, кем идәнен юа, --- кем урманнан ылыс алып кайта – шуларны бүлешеп куйдылар. Г.Гобәй. Илсөя үзенең ике иптәш кызы белән яңа квартираны җыештырырга килде ---. Кырдылар. Юдылар. Агарттылар. Ф.Яруллин. Менә җыен атнасы да килеп җитте. Хатын-кыз өйләрне җыештырып, стена, идән, сәкеләрне юа, мичләрне агарта. М.Галәү

3) Нәрсәнең дә булса өслегеннән тузанын, пычрагын, тутыгын һ.б.ш.ны сөртеп алып, аны ялтыраган хәлгә китерү. Хатыным ул өйне курчак итте – идәнне кырып агартты, стеналарын сабынлап юды. Г.Шәрипова. Кайткан араларда [кыз] өй эшләренә йөгерә: суын китерә, идәнен сап-сары итеп юып ала, самавырын агарта. Ф.Хөсни. Гайния, килгән саен, безнең әллә ничаклы эшләрне башкара: өйне җыештыра, самавырны агарта, карчыкның --- яшелчәләренә сулар сибә иде. Г.Ибраһимов

4) Юып, пычрактан, кердән арындыру. [Азали] --- өстебездән йолкып алып диярлек, бер-ике генә көн кигән күлмәкләребезне юып, сөттәй агартып бирә. Х.Сарьян

5) күч. Аң-белемле, гыйлемле итү, аң-белем бирү. [Габдрахман абзыйның] Бөтен хыялы һәм максаты татар, башкорт халкын агарту иде. Ә.Еники. Халыкны агартуда Булат иптәш арабызда күпләрдән алда тора. М.Җәлил. Халыкны агартуны, дәүләтле милләтләр дәрәҗәсенә җиткерүне зыялы байлар, химаячеләр үз өстенә алган. Ф.Яруллин

6) Чал төскә кертү, чаларту. [Алар] Үзләре дә бәхетсез булды, минем дә чәчләремне вакытсыз агарттылар. Г.Ибраһимов. Курыктык, улым, курыктык, йөрәгеңә авыр булыр, дидек. Мондый авыр хәбәр олыларның да башын агарта, буйларын сындырып сала. Казан утлары

7) Начарлыклардан яки бозык уйлардан, начар теләкләрдән арындыру, пакьләү; рухи сафландыру. Вахит, «кяфер» коллыгында йөреп карайган күңелен агартуын, укулар яңартып, бер авылга мулла булып, --- матур гына кызга өйләнүен уйлап, күңелен баса иде. З.Һади. Безнең өчен иман шулдыр: бу дөньяның Карасына мана-мана җаның агарт. Х.Әюпов

Агарта бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы агарту

Агарта башлау Агартырга тотыну. Кызлар гөрләшә-көлешә чәй эчте, ә мин, җилкәмә атланган өр-яңа мәшәкать турында уйлап, чәч агарта башладым. Н.Гыйматдинова

Агарта төшү Берникадәр, бераз агарту; тагын да агарту

Агартып алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз генә агарту; берара агарту эше белән мәшгуль булу. Өйне дә чистартып, агартып аласы бар, кайда ишелгән, кайда купкан. З.Дәүләтов. – Рашат, морҗа башын агартып аласы бар иде бит, – ди бу. Р.Низами

Агартып бетерү Бөтенесен, тулысынча агарту. Бу сакалымны шулар гына агартып бетерделәр инде. Г.Камал. Эчкән дарулар каныңны агартып бетерде синең, шул дарулар сине үтерәчәк тә! А.Гыйләҗев

Агартып җибәрү Берара, бераз агарту, агартырга да өлгерү. Безнең якта шулай ул: яз-җәй җиттеме, бөтен өйләрнең дә тышларын агартып җибәрәләр. Д.Бүләков. Дөрес, бөтен бүлмәләрнең дә түшәм-стеналары бик керләнгән инде, ләкин буясын буяп, агартасын агартып җибәрсәң, өй эче яңадан көлеп торачак! Ә.Еники

Агартып йөрү Хәзерге вакытта агарту белән мәшгуль булу. Кызы, килеп, самавырларына чаклы агартып йөри бит! М.Фәйзи. --- әнием һич эштән бушамый – әле, чөгендердән арынып торганда, колхоз келәтләрен агартып йөри. Г.Якупова

Агартып карау Агартырга омтылу, төрлечә сынап агарту. Факия апа шул азауларын чистарта-чистарта иза чигә. Күмер белән дә агартып карады, киндер белән дә ышкыды. Р.Батулла

Агартып кую Алдан ук агарган хәлгә китереп калдыру. Өстәл өсләрендә, мич яннарында – һәйбәт агартып куйган шәмдәлләр, җиз тазлар. К.Насыйри. Безнең бакчадагы алмагачларны да агартып куйганнар. Т.Миңнуллин

Агартып тору 1) Һәрвакыт, гел агарту. Шәһит киткәннәрнең исемнәре Килер буыннарга күчкән дә Хакыйкатьне гел агартып тора, Хәтерләрне гел яңартып тора Гасырларны узган көннәрдә. Ф.Тарханова

2) Әле, хәзерге вакытта агарту белән шөгыльләнү. Бәхеткә, өй эчендә беркем дә юк, әнкәйнең ишегалдында самавыр агартып торган чагы иде. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә