АГАРТКЫЧ и. 1. 1) махс. Агарту матдәсе (сыекча яки порошок хәлендә була). Суга иң кыйммәтле порошок, агарткыч сала. Татарстан яшьләре. Беренче тапкыр кигән киемдәге тапны бетерү өчен ниләр генә эшләп карамыйсың, сабын белән дә, порошок белән дә юасың, агарткычларга да саласың. Ватаным Татарстан. Тапка агарткычны пипетка белән тамызу

2) сөйл. Аш яки чәй тәмләү өчен салына торган каймак яки сөт. Чәйгә агарткыч салсаң, тәмлерәк була

2. с. мәгъ. Агарта, ак төс бирә торган. Селтеле һәм агарткыч эреткечләрне бары тик ак керләрне агарту өчен генә кулланырга ярый. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә