АГА’Й-ЭНЕ җый. и. 1) Ага белән эне, бертуган ике ир кардәш 2) Нәсел-нәсәп, кардәш-ыру. Базарда, кибетләрдә, мәҗлесләрдә агай-эне аның зур гыйлем иясе булуына, зирәклегенә, чибәрлегенә исләре китеп, тел шартлатып сөйли торган булдылар. Ә.Еники. Ире сугышларда йөргәндә, илдән урын сорап алды да, агай-эненең, күрше-күләннең булышлыгы белән, менә шул хәзерге өйне бетереп керә алды. Г.Ибраһимов. Шул кыска гына вакыт эчендә ул бу авылга тәмам ияләшә, бу авыл үзенең туган иле кебек, кешеләре үзенең агай-энесе, кардәшләре кебек ягымлы, сөйкемле күренә башлыйлар. Ш.Камал 3) Әшнә, кода-кодагый. Кияү алырга бару вакыты җиткәч кенә, кайдандыр шунда агай-энеләр табылдылар. Ф.Хөсни 4) Гавам; халык, халык массасы. «Сабантуй» дигән зур хезмәт бәйрәменең вакытына, эчтәлегенә акыллы агай-эне соң заманда ике төрле зарар салды. М.Мәһдиев. Әмма Алабуга якларында, җае чыккан саен, гыйбрәтле бер вакыйганы бәян итәргә бик тә ярата иде агай-эне. Т.Галиуллин. Агай-эне бераз аптырап кала: – Бу ни гаҗәп?! Бик яман сөйлиләр. Бары да – безнең кебек кешеләр! Г.Ибраһимов 5) Җәмәгать; мөрәҗәгать сүзе (гадәттә, якын күргән, теләктәш-фикердәш булган кешеләргә юнәлтелә). Саумысыз, агай-энеләр? Ерак юллардан исән-сау кайтуыгыз белән тәбрик итәм сезне! М.Мәһдиев 6) Исеме билгесез, таныш булмаган кешегә яки берәр нәрсәгә карата мөрәҗәгать итү сүзе. Алай дип әйтмә, агай-эне, дим тегеңә, нишләп сәдака булсын. Син бит эшләдең. Миңа никадәр хезмәт күрсәттең. Мә ал, берәр эшеңә ярар. М.Әмир ◊ Агай-эне, авыл-күрше Үзара аралашып, туганлык-кардәшлек белән, бер халык, бер ил булып яшәү. Агай-эне ак мыек 1) Агай-энечелек, әшнәлек, кода-кодачалык, үз туган-тумачаңны гына кайгырту. Хуҗага ошый белгән агай-эне ак мыек рәхәттә, халык әйтмешли, балда-майда йөзеп калды. Т.Галиуллин; 2) Үз кеше, бер-берен яклаучы бер даирә кешеләре; таныш-белешлек. Агай-эне ак мыек, Бер-беребезне какмыек; Каккан-суккан арасында Бер-беребезне яклыек. Җыр |