АГАЙ и. 1) к. ага (1 мәгъ.). – Агай, балык капмадымы? – ди энем. – Хәзер, хәзер каба, – дип ышандырам. М.Кәрим 2) Исемнәргә ялганып, сөйләүченең үзеннән олырак кеше, абый, мәгънәсен белдерә. Ә авылның үзендә Әсәдулла агай – мөхтәрәм, өстәвенә, бик диндар бер кеше, биш вакыт намазын калдырмый, мәчеткә дә чалмадан гына йөри. Ә.Еники. Күрәсең, Солтан агай, бу фани дөньядан аерылганда, барлык малын «очлап» бетерергә өлгергән инде. Аны, бик эчкән, диләр. Ә.Еники 3) Өлкән ир кеше; ир-ат. Өстәл тирәсе кунаклар белән тулган. Барысы да диярлек – әтием яшендәге пөхтә киенгән агайлар. Җ.Фәйзи 4) Авыл кешесе, игенче. Инәй ягыннан кардәш тиешле мин белгән Янгуразларның күбесе җир эшен яратып, җигелеп эшләүче таза тормышлы агайлар иде. Ә.Еники. Буразнада туган, буразнада үскән, җирне хөрмәтләгән, җирдән хөрмәтләнгән агайлар икмәк тәмен беләләр. М.Рафиков ◊ Агай олы, мин зур 1) Яше белән зур булмаса да, берәр төрле исеме, дәрәҗәсе белән үзен зурга куючы; 2) Агайдан элек өйләнү очрагына карата да әйтелә |