АГА’ВА и. гр. бот. Агавачалар семьялыгыннан, үләнчел үсемлекләр ыругына караган, үсү дәверендә бер генә мәртәбә чәчәк ата торган эре яфраклы, чәнечкеле үсемлек. Җирдән үк калын, озын кыякларын чыгарып үскән бу сыек яшел төстәге үсемлек «агава» дип атала икән. --- Зөһрә ханым әйтә, ул, ягъни агава, үз гомерендә бер генә тапкыр чәчәк ата, ди; чәчәген койгач, үзе дә һәлак була, ди. Ә.Еники. Агаваның Мескикада һәм аңа якын районнарда 300 ләп төре үсә. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә