АГА и. 1) Яшь ягыннан сөйләүченең үзеннән олы булган ир туган, абый. Ага булыр егетнең итәк-җиңе киң килер. Мәкаль. Агаларың безнең бөтен гомеребезне агуладылар – хәзер сине котырталар, синнән агулатмакчы булалар. Ф.Әмирхан. Ун яшьтә чагында агам мине Себер ягына алып китте, шунда сатуга өйрәндем. Г.Ибраһимов

2) Өлкән яшьтәге ир кеше. Зурларның, агаларның каһарманлыклары [Шәяхмәтнең] күз алдыннан үттеләр. Г.Ибраһимов

3) Сөйләүченең үзеннән олырак булган ир кешегә мөрәҗәгать итү сүзе. Моңа мисал итеп, --- Сибгат ага Хәкимнең туган тел язмышын кайгыртып, --- тыштан бик тыныч агышлы кебек тоелган, уйга сала торган чыгышларын китерергә мөмкин. Мәдәни җомга

4) Өлкән, хөрмәтле кеше; аксакал. --- бер сүз белән әйткәндә, гасырны иңләп-буйлап кичкән ил агасы Әмирхан Еники сүзе бүгенге шартларда да безгә аксакалның зирәк киңәше булып ишетелә. Мәдәни җомга

Агага – эне, энегә – ага Олыга-кечегә ихтирамлы, игътибарлы; кардәш-туган хакын белүче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә