АВЫШУ ф. 1. 1) Бер якка янтаю, кыегаю, аву. Солтан, талчыккан кыяфәттә, колясканың сәхтиян артына авышты. Г.Шәрипова. Тишек чиләгенең суы агып беткәч, җиңеләйгән кое сиртмәсе, авыр шыгырдап, икенче якка авыша, коры агач тавышы, салкын төн тынлыгын кистереп-кистереп, еракка яңгырый… М.Мәһдиев. [Сафа белән солдат] Бер алга, бер артка авышып, көчле дулкында чайкалган көймәдә басып торган шикелле, егылмаска тырыша иделәр. Ш.Камал

2) Елышу, якынаю. Ара-тирә, чана чалулап киткәндә, Наилә миңа таба авыша, мамык шәле астыннан чыгып бәсләнгән чәч бөртекләре минем битемә тиеп ала. Ә.Еники. Кадыйр икенче ягына авышты, кулларын ялварган кыяфәттә күкрәгенә куйды. Г.Шәрипова

3) Урыны күчү, икенче якка тайпылу. Сәгать теле уникедән авышкач, әбәткә утырдык. И.Гази

4) Тайпылу, юнәлешен үзгәртү. Малай --- бары тик читкәрәк кенә авышты. Г.Гобәй. [Кемдер:] – Йөгерешчеләр килә! – дип кычкырды. Кешеләр аланлыкның читенә авыштылар. Ә.Фәйзи

5) Вакыт, берәр хәл турында: килү, якынаю; билгеле бер вакытка җитү. Көн кичкә авышты, тиз-тиз караңгыланды. А.Гыйләҗев. Декабрь төне тиз кичкә авышты. М.Мәһдиев. Васфикамал зур самавырны өченче мәртәбә күтәреп чыкканда, инде төн уртасы авышкан, мәҗлес кызган иде. М.Мәһдиев // Вакытның бер өлеше яки фасылы үтеп, икенчесенә (өлешенә, фасылына) керүне аңлата. Баксаң, аның [лампаның] инде күптән кирәге дә юк, июньнең кыска төне әллә кайчан таңга авышкан икән. М.Мәһдиев. Җәйге озын көн күптән инде төшлектән авышса да, кояш баерга ерак иде әле. Ә.Еники. Печән өстенең киң күңелле юмарт кояшы, Идел буе халкының киң тугайлардагы бетмәс-төкәнмәс печәнен киптереп арыганнан соң, баер якка авышкан иде. Г.Бәширов

6) Билгеле бер яшькә якынаю, җитү. Дүрт буыннан торган бу гаиләне әтиебез, ничектер, бик үз итә, аның иске патриархаль нигезгә корылуын, ягъни яше туксанга авышкан аксакал картның гаилә дилбегәсен үз кулында тотуын бик хуплый. Р.Әмирхан

7) күч. Фикере, карашы үзгәрү, аву. Ләкин дәмолла, урыс уку йортында уку аркасында, кызының иманы «авышуыннан» шикләнә, төрле чаралар белән аны бу теләгеннән ваз кичтерергә омтыла. Р.Әмирхан

8) күч. Бер якны ташлап, икенче якка кушылу, чыгу. Дин-исламны, кешелеклелекне, иманны кыйбла иткән хәзрәт уңга да, сулга да авышмый, үзенең тугры сүзле, тугры гамәлле шәхес булуына күләгә төшерми. Р.Әмирхан

9) Тану, кушылу, нинди дә булса фикерне кабул итү, хуплау. Галимнәр, татар чабата үрүне маридан өйрәнгән, дигән фикергә авышалар. А.Тимергалин

10) диал. Авыру булу, авыруга әйләнү. Биредә җан асраган ялгыз хатынның күзе коточкыч каты, дип сөйлиләр иде. Ул сокланып караса, кешеме, хайванмы, шунда ук сырхауга авыша, кайсысы, урынга авып, җан тәслим кыла икән. Р.Зәйдулла

11) диал. Үтү, булып узу (авыру турында). Куркыткач, бизгәк кача дип --- торам; бетмәде бизгәк чире, дару алып кайткач кына авышты шунда. Мирас

12) күч. Акылга җиңеләю, акылы зәгыйфьләнү, белештерми башлау. Минем берни аңламаганны күреп, яңадан: – Укый-укый авышкан бер нәрсә инде, кем булсын, – диде. Ф.Яруллин

2. авышкан и. мәгъ. 1) Акылга таман, акылга зәгыйфь кеше. – Алай шыр юләр булса, больницага салырлар иде, – дидем, һаман ышанып җитмичә. – Юләрләр өчен больница каян җиткерсеннәр? Бигрәк тә укып авышканнар күбәйде хәзер. Казан утлары

2) Фикере, карашы үзгәреп торучы кеше. Байлыкка өметләнеп, руслар ягына авышканнарның башында Мәмәд була. Шуның бүтәннәрне өстерүе нәтиҗәсендә, Сөембикә дә, Мөхәммәдъяр да зинданга ябыла. К.Нәфыйков

Авыша бару Аз-азлап, акрынлап авышуы арту, торган саен ныграк авышу. --- чит кеше күзенә чалынмый торган ваклыклары аша исенә, хәтеренә төшергәч, шуларга сәер тавышлы кешенең телефоннан ирештергән дошман тәкъдимнәрен өстәгәч, ул, әкренләп, карт ягына авыша барды. Т.Галиуллин

Авыша башлау Авышуы сизелү; авышырга тотыну. Канзәфәр сугышчыларын урнаштырып бетергәндә, көн инде кичкелеккә авыша башлаган иде. З.Зəйнуллин. --- хәзрәтләренең бәддогаларына, янау-куркытуларына керфекләрен дә селкетмәгән кыяфәт белән, һич икеләнмичә, Мифтах хәлфә ягына авыша башладылар. Ф.Сафин. Син нәрсә, Миңсылу апа, әллә син дә авыша башладыңмы? Ничек инде шыр юләр кешегә баласын бирсеннәр? Ф.Яруллин

Авыша бирү Авышуын дәвам итү. Офыкка сылап куелган күгелҗем кара урман әкрен генә бер якка авыша бирә. И.Гази

Авыша төшү Берникадәр, бераз авышу. Ул, дөбер-шатыр кубарылып килеп, юп-юка булып ябыгып калган карчыгын ипләп кенә арбасыннан күтәреп алды да, артка авыша төшеп, вак-вак атлап, өстәл башында махсус ясалган ярым боҗра сыман терәүле йомшак утыргычка алып китте. А.Вергазов

Авышып бару Акрынлап авышу, авышуы аз-азлап арту. Ә үзе япа-ялгыз, җитмәсә тагын көн кичкә авышып бара, нык кына буранлап та тора иде. Ф.Хөсни

Авышып бетү Тәмам, тулысынча авышу

Авышып калу 1) Ниндидер сәбәп белән авыш торыш алу, авышкан хәлгә килү

2) Авышырга өлгерү

3) күч. Берәр сәбәп белән акылга җиңеләю

Авышып килү Акрынлап, аз-азлап авыша башлау. Инде таңга таба авышып килә, инде беренче әтәч кычкырды, инде су буеннан яшьләр таралыштылар. М.Мәһдиев

Авышып китү Көтмәгәндә, уйламаганда, кинәт авышу. Бервакыт этләр тутырган читлекле арбаның кузгалуына, бу этләр, чайкалып, бер якка авышып киттеләр. М.Гафури

Авышып тору Әле, хәзер авышкан торыш алу, авышкан хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә