АВЫШТЫРУ ф. 1) Нәрсәне дә булса бер якка кыйшайту, янтайту. Гафифә, бераз вакыт хәрәкәтсез яткач, башын азрак Мусага авыштырды. Ш.Камал. Имән, башын җиргә таба авыштырып, дөнья белән хушлаша, әтисенә багланышлы чор истәлекләрен үзе белән алып, ул киткән якка ава. Н.Хәсәнов 2) Кыегайту, кыек хәлгә китерү. Әркәшә вак яза, пөхтә яза. Хәрефләрне авыштыруны бер дә яратмый, һәр хәрефен туры гына итеп утыртып куя. М.Мәһдиев 3) Читкә елыштыру, этәреп кую. Сабит агач ботакларын читкәрәк авыштырды. Казан утлары 4) Сыеклыкны берсеннән икенчесенә бушату, бер урыннан икенче урынга күчерү. Суны чиләктән кисмәккә авыштыру 5) Үткәреп җибәрү, уздыру. Унбиш-уналты яшьләренә җиткәч, бу егет кырларга чыгып, урманнарга барып, кош-кортлар алып кайта икән дә, ди, болар шуның белән, алай-болай итеп, көннәрен авыштыралар икән, ди. Әкият 6) Тәрҗемә итү. Ирем кайбер сүзләрне миңа үзебезчәгә авыштырып әйтә тора. Г.Ибраһимов 7) күч. Берәүнең фикерен, карашларын, мөнәсәбәтен үзгәртеп, икенче як файдасына күчерү, аудару. Маловның исә төп максаты мөселман татарларны мөмкин кадәр күбрәк христиан диненә күчерү була. --- ул берничә татарны үз диненә авыштыруга ирешә. Идел 8) күч. Игътибарны читкә юнәлтү өчен, сүз яки фикернең темасын үзгәртү, алмаштыру, икенчегә күчерү. Мөнирә шундый кызып китте, әгәр яшь кеше Бәдретдинов, моның барысын да җиңел шуклыкка авыштырырга теләп, стакан белән су китермәсә, ихтимал, нәрсә булса да булган булыр иде. Ф.Хөсни Авыштыра бару 1) Рәттән, һәрберсен бер-бер артлы авыштыру 2) Аз-азлап, акрынлап, авышлыгын арттыру 3) күч. Һаман да күчерү, кичектерү. Син, карлыгачым, ак канатым, сүзне ашау, тамак күңелен күрү кебек ярдәмчел төшенчәләргә күчереп, төп сорауга җавапны арткы рәткә авыштыра барасың түгелме? Т.Галиуллин Авыштыра башлау Авыштырырга тотыну Авыштыра төшү Бераз авыштыру. --- гармун телләренә баскан бармакларын, чак кына бер якка авыштыра төшкән башын, йөрәк хисләрен кушып уйнаган моңсу йөзләрен бүгенгедәй күрә. Н.Хәсәнов Авыштырып алу Бераз яисә тиз арада авыштыру Авыштырып бетерү Бөтенесен дә, барысын да авыштыру. --- бушлай ашау-эчүгә хирыс булган милиция хезмәткәрләрен дә үз якларына авыштырып бетерделәр. Х.Ибраhимов Авыштырып йөрү Хәзерге вакытта нәрсәне дә булса авыштыру белән мәшгуль булу. Корыны бушка авыштырып йөрергә сезгә дә киңәш итмим! А.Гыйләҗев Авыштырып калдыру 1) Тулысынча авыштыру, авыштырган хәлдә тоту 2) күч. Нинди дә булса эш башкаруны, бурыч үтәүне кемгәдер йөкләү. Без күп еллар инде тәрбия эшен мәктәп һәм милициягә авыштырып калдырдык та, үзебез рәхәтләнеп кәеф-сафа кылып, дөньябызны онытып йөрдек. Ә.Гадел Авыштырып кую Авыштырган хәлдә калдыру. --- тактаны, 30–45олы почмак ясап, авыштырып куй. Э.Нигъмәтуллина Авыштырып тору 1) Бертуктаусыз авыштыру 2) Әле, хәзерге вакытта авыштыру. Ә сүзләрен бер тылмач теге якка да, бу якка да авыштырып тора. Ф.Баттал Авыштырып чыгу Һәрберсен бер-бер артлы авыштыру; башыннан ахырына кадәр авыштыру |