АВЫ’Ш-ТҮЕШ рәв. сөйл. 1. Авып-түнеп, алпан-тилпән, бер яктан икенче якка кыйшаеп. Кечкенә мие алып ташланган хайваннарда хәрәкәтләр чуалчык була. Йөрүе ышанычсыз, авыш-түеш килеп чыга. Анатомия 2. с. мәгъ. Тигезсез, керентеле-чыгынтылы. Агыйделкәй яры авыш-түеш, Колагыма килә бер тавыш. Җыр ◊ Авыш-түеш килү 1) Алпан-тилпән йөрү, як-якка чайкалу; 2) Урыннары алмашыну, буталып, чуалып бетү. Авыш-түеш китерү 1) Әштер-өштер генә, җиренә җиткермичә, нәрсәдер эшләү; 2) Урыннарын алыштыру, чуалту. Кара әле, әти, пароход китәргә бары ярты сәгать вакыт калган, син монда чәй-шикәрне авыш-түеш китереп азапланасың. Ф.Әмирхан; 3) Сату-алу, сәүдә белән шөгыльләнү |