АВЫШЛЫК и. 1) Авыш булу, авышу үлчәме (дәрәҗәсе). Ул гына да түгел, эклиптиканың, ягъни күзгә күренгән кояшның күк гөмбәзе буенча еллык хәрәкәт сызыгының экваторга авышлыгын да белә алганнар. Р.Шәймәрданов

2) Авыш урын; битләү, сөзәк өслек, сөзәклек. Шиңмәс үлән үсемлеге урманлы зонада, барыннан да ешрак лишайниклы урманнарда һәм тау авышлыкларында очрый. Е.Солодухин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә