АВЫШ с. 1. 1) Бер якка янтайган, кыйшайган, кыек. Ә без, иске чүлмәктер, тимер кыршаудыр эленгән ярым авыш киртә казыкларына карап, тәгәри-тәгәри көләбез. М.Галиев. Сикерүче балык агачның авыш кәүсәләреннән үрмәли, хәтта ботактан ботакка сикерә ала. Кызыклы ихтиология. Әнә Нәүширван абзыйның аркылы такталы авыш капкасын өстерәтеп ачтылар. Казан утлары. Италиянең Пиза шәһәрендәге авыш манара бөтен дөньяга билгеле. Мирас

2) Сөзәк, сөзәкләнеп торган. [Балалар] Авыш такта өстенә салган борчак кебек, тәгәрәргә генә торалар. Ф.Яруллин. Авыш тау сыртлары. Авыш түбә

2. рәв. мәгъ. 1) Бер якка кыйшаеп, янтаеп. Авыш үскән агачлар

2) Сөзәк итеп, бераз кыйшайтып. Әти урындыкны ясап куйды. Аркасы, утырырга җайлы булсын дип, бөгелмәле итеп, артка таба авышрак итеп эшләнгән. Г.Бәширов. Театрның залы авыш итеп күтәртелде. Мәдәни җомга

Авыш якка салам кыстыру Кемне дә булса мактаган булып үсендерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә