АВЫРЫКСЫНУ ф. диал. 1) к. авырсыну. Бибинурәттәйнең бу мәшәкатьтән зарланганын, авырыксынганын авыл халкы хәтерләми. М.Мәһдиев. Вәлиулла телгә килде: --- «көтүче хатыны булырга хурланмасаң, өч баламны авырыксынмасаң, чык үземә». Ф.Бәйрәмова. Ул төнге сменада эшләүне сөйми. Юк, эшен дә авырыксынмый, менә шушы төнге урам куркыта иде. Казан утлары 2) Бераз авырып, хәл бетеп тору. [Хәбир] Җитмәсә, әни авырыксына әле, дигән була. Ш.Хөсәенов Авырыксына башлау Бераз авырып тору. Тик менә абыең авырыксына башлады. Авырыксына бирү Авырыксынуын дәвам итү Авырыксына төшү 1) Бераз авырыксыну 2) Авырга килү; бераз авырту кичерү. [Каюм:] Чәчүгә мин барыр идем, ләкин аяк авырыксыныр дип куркам. Ш.Камал Авырыксынып алу Кыска вакыт эчендә, аз гына авырыксыну Авырыксынып йөрү Әле, хәзерге вакытта дәвамлы рәвештә авырыксыну Авырыксынып калу 1) Кинәт авырыксыну кичерү 2) күч. Ни эшләргә белмәү, югалып калу. --- киресенчә, язып күнеккән кешегә берәр җыенда яисә радио, телевидениедә чыгыш ясарга туры килсә, ул авырыксынып кала. И.Низамов Авырыксынып тору 1) Күпмедер вакыт авырыксыну кичерү 2) Күпмедер вакыт бераз авыру. Волостьтан кайтканнан соң, Рәүфә берничә көн авырыксынып торды. А.Шамов Авырыксынып утыру Авырыксынган хәлдә булу. Проекттагы терминнарны, формулаларны тиешенчә аңлап җиткермәгәнгә күрә, Солтан башта авырыксынып утырды. Г.Кутуй |