АВЫРУ III и. Авырган кеше, сәламәтлеген югалткан сырхау кеше, хаста. Авыруга елан ите дә хәләл. Мәкаль. [Врач:] Авыруларны дәвалау – безнең эш. Һәм авыруга нинди медикаментлар бирүне уйлау да. Ш.Хөсәенов. Госпитальгә керүенең дүртенче көнендә авыруым аңын югалтты. Г.Кутуй. Бу исемне әйткәч, яңгыр ява, ташны суга салып авыруга эчергәч, авыру терелә. Г.Дәүләтшин ◊ Авыру көен көйләү Авырган кешене карау, тәрбияләп асрау, хаста багу |