АВЫРУ II и. 1. 1) Чир, хаста, сырхау, хасталык. Авыру батманы белән керер, мыскаллап чыгар. Мәкаль. Аңарда авыру тапканнармы, белгән юк, тик шул көннән Таһирны «генерал» дип йөртә башладылар. Н.Измайлова

2) күч. Кешедәге нинди дә булса кире сыйфат, гаеп итәрлек эш, начар гадәт. Кешенең үзенә, нинди хисләр, нинди идеаллар белән яшәвенә, ничек уйлавына игътибар итүдән элек, аның тышкы күренешенә, кием-салымына карап, шуның нигезендә аның турында хөкем чыгару авыруы бик көчле иде әле ул заманда. А.Шамов

2. с. мәгъ. Чирле, сәламәт булмаган. Бу соңгы сугыш аның карт, авыру тәнендә --- талчыккан, гаҗизләнгән күңелендә шулкадәр көчле яшәү дәрте уяткан иде. Г.Гыйльманов. – Курыкма, курыкма, җаным, авырттырмыйм, – диде Газинур һәм атның авыру аягын, бөгеп, тезенә куйды. Г.Әпсәләмов. Икенче тәүлектә таң алдыннан авыру әтисе, хәерчелек, хәсрәт мирас итеп, бу дөньялыктан китте. Мирас

Авыруга сабышу 1) Берәр сәбәп (борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт) аркасында авырый башлау, сау баштан авыру кебек хәлгә әйләнү. Мин аларны ташлап киткәч, әни кайгысыннан авыруга сабышкан. Г.Рәхим. – И, сагынмаган кая ул!.. Мин дә бик сагындым, сине сагынудан авыруга сабыштым, – дип, Айсылуның битләрен, кайнар иреннәрен тыным беткәнче үптем. С.Сабиров; 2) к. авыруга салыну. Авыруга салыну Сау башы белән үзен авыру күрсәтү, башын авыруга салу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә