АВЫРУ I ф. 1) Хаста булу, чирләү, сырхаулау, нинди дә булса берәр авыруга дучар булу. Авырсаң, имче күбәер. Мәкаль. Авырганда, үлем кочагына үзен атып, Сине яклаган ул кем? Һ.Такташ

2) күч. Хафалану, кемдер яки нәрсәдер өчен борчылу, пошыну. Эшнең болайга борылуы йөрәктә авыру тудырды

Авырый башлау Авырырга тотыну, авыру билгеләре күренү. Озак та үтмәде, әби саташып авырый башлады. Җ.Фәйзи

Авырып алу Кыска гына вакыт эчендә авыру. Күршеләре, жәлләп, сөт биргәч, сөтле аш ашыйлар да, чирләп, үтләп, өй эчләре белән авырып алалар. М.Мәһдиев. Галимҗан Ибраһимов соңгы вакытларда бик җитди рәвештә авырып алды. Ш.Камал

Авырып йөрү Әле, хәзерге вакытта авыру, авыру хәлендә булу. Һаман аяк өстеннән авырып йөри, кеше була алмый. М.Гафури. Рафиканың әнисе кыш кергәннән үк авырып йөри, көне-көне белән бөтенләй хәлдән таеп, урын өстендә ята. Г.Галиев

Авырып китү Көтмәгәндә, уйламаганда, кинәт авырый башлау. [Галиулла] Хәзер авырып киткән икән, авыру бит ул казык башыннан йөрми, кеше башыннан йөри: үзеңнең дә бүген булмаса иртәгә егылып ятуың бар. И.Гази. --- бер елны, Пицундадан кайтуга, Шәйхи абый авырып киткән. М.Мәһдиев

Авырып тору Әле, хәзер бераз авыру. Җәмәгатем авырып тора иде шул, сезгә сәлам, рәхмәт әйтергә кушты. Н.Исәнбәт

Авырып яту Дәвамлы рәвештә авыру, озак вакытлардан бирле урыныннан тормыйча авыру. Гаҗәп хәл: айлар буе авырып ятса да, бите-йөзе бер дә үзгәрмәгән. Әнә шул үзгәрмәве белән ул [Хәсән Туфан] җаннарны айкап алды. Г.Ахунов. [Апам] Кайту белән түшәккә егылып, күпмедер авырып ятканнан соң, күкрәк хасталыгы белән вафат булды. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә