АВЫРТУ ф. 1. Нинди дә булса авыру аркасында физик газап барлыкка килү, организмның кайсы да булса берәр урынында авырту, сызлау сизү. Монда трамвай юк. Извозчикта эч кенә авырта, эч авырттырмый торганына утырсаң, кесә авырта иде. Г.Тукай. Профессор аның эченә кагылуга, Чибәркәева илереп җибәрде. [Профессор:] «Нигә кычкырасыз, авыртмый ич». Г.Әпсәләмов. Бавыры бик нык авырта. Түзә алмый, стенага менә. Т.Галиуллин

2. и. мәгъ. 1) диал. Авыру, чир, хасталык. Доктор [Төхфәтнең] авыртуы «куркынычлы» дип тә, «куркынычсыз» дип тә ачык әйтмәгән. Ш.Камал

2) Бер әгъзадагы сызлау, әрнү, ачыту кебек билгеләр. – Тирләсәң ару булыр, башың авыртуы бетәр, – дип, сандыктан как ала башлады. М.Гафури. Альфа [эт], авыртуга түзә алмыйча, бөтен көченә чинап җибәрде. А.Хәсәнов. Кайсы – үзенең начар йоклавыннан, кайберсе ярасы авыртуыннан зарлана башлады. Ә.Айдар. Алдагысыннан да көчлерәк авырту аның күзләрен томалады, чак сөйрәлеп, урын өстенә барып ята алды, авырту басылмады. Идел

Авырткан башка тимер тарак (таяк) Үз бәласе өстенә яңасы да өстәлеп килү. Авырткан җир Баштан үткән нинди дә булса газаплы, фаҗигале хәлнең искә төшкәндә күңелдә авыр хисләр уята торган, йөрәктә калган ярасы, эзе. Авырткан җиргә кагылу Кемнең дә булса күңел җәрәхәтенә, үкенечле хисенә кагылу; күңелсез хәлне искә төшерү. Әллә нидә бер сүз кушып, анда да кызның авырткан җиренә кагылуы өчен, Равил күңеленнән тагын да үзен нык кына битәрләп алды. В.Нуруллин. Авырткан җиргә тию к. авырткан җиргә кагылу. Мөхәммәт бабаның китап турындагы сүзе Кадыйрның иң авырткан җиренә тиде. Ф.Яруллин. Авырткан сөялгә басу к. авырткан җиргә кагылу. Менә шул, инде тынычландым, басылдым, дигәндә генә, китерәләр дә авырткан сөялгә басалар. Г.Насрый. Авыртмаган башка тимер таяк Гаепсез кешегә тик кенә торганда гаеп ташлану

Авырта башлау Авыртырга тотыну, авыруы башлану. Йодрыкларымны кысып йомарладым, кысылудан тешләрем авырта башлады. М.Юныс

Авырта бирү Авыртуын дәвам итү

Авырта төшү Авырту берникадәр көчәю

Авыртып алу Кыска гына вакыт эчендә авырту. Әтием исемә төшеп, күкрәгемдә нәрсәдер авыртып алды: бәгырь микән, әллә ул өзелде микән? Г.Якупова

Авыртып бетү Тәмам, бик нык авырту. «Алтынчәч» операсы белән туктаусыз кычкырып мактана-мактана, тавышларыбыз карлыкты, горурланып суга-суга, күкрәкләребез авыртып бетте. И.Юзеев. Алар, күзләре авыртып беткәнче, дошман ягын бинокль белән күзәттеләр. Г.Әпсәләмов

Авыртып йөрү Әле, хәзерге вакытта авырту. --- яз җитте исә, тез башлары авыртып йөри иде. А.Гыйләҗев

Авыртып китү Көтмәгәндә, кинәт авырта башлау. – Кайда, Гали абзый, чыгар әле, баш авыртып китте, – диде. М.Гафури. Әбиеңнең аяклары авыртып китте әле, кызым. Ф.Яруллин

Авыртып кую Кинәт кенә авырту тою. Рәфитнең кинәт эче авыртып куйды. Р.Бәшәр. Аларны [балаларны] кызганудан йөрәге кысылып, авыртып куйды. Р.Хәбибуллина

Авыртып тору 1) Әле, хәзерге вакытта, бераз авырту. Аның башы авыртып тора икән, пирамидон белән кара кофе эчеп, бераз ятып торса, бәлки, рәтләнеп тә китәр. Ш.Маннур

2) Бертуктаусыз, әледән-әле авырту

Авыртып чыгу Нинди дә булса вакыт дәвамында авырту. --- кендектән түбән ягы төне буе авыртып чыкты. Р.Сибат

Авыртып яту Озак вакытлардан бирле урын өстендә ятып, туктаусыз авырту. Бу үткән кышта Кырлайдагы анам да кура җиләге кагы җибәргән иде. Атам бер елдан бирле авыртып ята икән. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә