АВЫРТТЫРУ ф. 1) Организмга зарар китерерлек дәрәҗәдә сугу, имгәтү һ.б. сәбәпләр аркасында авырту барлыкка китерү. Идрис атның авызын авырттырып читкә таба тартты, санламагач, янтавына каеш дилбегә белән сыпырды. Г.Бәширов. Айсылу, ачудан, машинага берничә тапкыр тибә, ләкин аякларын гына авырттыра. Ф.Яруллин 2) Берәр нәрсә тәэсирендә авырту барлыкка килү. Судан чыгып, калтырана-калтырана өстемә киенгәндә, яр кырыендагы ташлар аягымны авырттыралар. Г.Рәхим. Аның чәчәген тотарга ярамый, ул бармакны авырттыра! Т.Мөбарәков. Ашамыйм кәбестә ашы, эчне авырттыра. А.Гыйләҗев 3) күч. Сызлану, кайгыру, рухи газаплану. Кайгылы хәбәр җанны телеп авырттыра Авырттыра башлау Авырттырырга тотыну, кинәт авырту сизү. Бервакыт аңа нидер төртә, кыса, бөтен җирен авырттыра башлый. Ф.Садриев Авырттыра төшү Берникадәр авырттыру Авырттырып алу Кыска гына вакыт эчендә кинәт авырту тою. Тик торганда гына күңелнең бер үзәк тамыры тартылып куя, йөрәкне авырттырып ала ---. Г.Гыйльманов Авырттырып кую Кинәт бераз авырттырып алу. Ихтыяр аларга кушылып елмайса да, аның күңелен бик эчтән нәрсәдер тырнап, авырттырып куйды. Р.Вәлиев Авырттырып тору Бертуктаусыз, гел авырттыру. Танклар килгәнче өлгерә алмаслар инде, дигән борчу эчен әрнетеп, авырттырып торды. Х.Камалов Авырттырып үтү Кинәт кенә авырту тою. Җан өшеткеч уй аның сабый күңелен авырттырып үтте: ул аягына баса алмый! Г.Гыйльманов |