АВЫРСЫНУ ф. 1) Авыр, кыен, мәшәкатьле эшкә санау. Боларның бөтенесен Габдулла авырсынмыйча --- ялгыз калган әнисенә ярдәм итә алуына кинәнеп эшләде. Ә.Фәйзи. Баруын-кайтуын бергә кушканда да, нибары уналты чакрым гына була ич. Бер дә авырсынмам, тик синең [укырга җибәрергә] ризалыгың гына булсын. В.Нуруллин. Аларга шул ук укытучылар дәрес бирделәр. Берсе дә авырсынмады. Ф.Яруллин

2) Базмау, уңайсызлану, кыенсыну, читенсенү. Аның шулчаклы оялуы, хәтта безнең өйгә дә иң куркыныч, булмаса, иң ышанычсыз бер урынга кергән кебек авырсынып керүе --- безнең һәммәбезгә дә бик кызганыч булып күренде. М.Гафури. Бурычка акча сорарга авырсыну

3) Берәр нәрсәне эшләргә теләмәү яки теләр-теләмәс кенә үтәү. Ул забой астыннан күмер тартуны да авырсынып эшли иде. Ш.Камал. --- бөтен авылларда да чөгендерне шулай бүлеп бирәләр. Халык авырсына, билгеле, үзара зарланыша, әмма аяк терәп баш тартучы сирәк. М.Маликова

4) Кыенлык кичерү, аңлатып бетерә алмау, белеп бетермәү. --- бу пунктның зарурлыгын мин күңелем белән тоям, аңлыйм, әмма, җәелеп китеп, үзем белгән тел белән сөйләргә авырсынам. Т.Миңнуллин

5) Теләмәү, кирәксенмәү. Кыз авырсынып кына торып басты

6) диал. Бераз авырып, кәефсезләнеп тору

7) авырсынмау юкл. формасында Читенгә, кыенга санамау, ярдәм итүдән баш тартмау. Кыз аның янына ук барып, үтенгән тавыш белән: «Минем өчен, бәлки, авырсынмассыз», – диде. К.Тинчурин

Авырсына башлау Авырсынырга тотыну. Җомга һәм гаед намазлары укуларга мөмкинлек булмагач, халык инде аларны үтәүне авырсына башлый. М.Әхмәтҗанов

Авырсына тору Һәрвакыт, гел авырсыну. – Щи исе күңелемә тия, – дип, кичләрен аш пешерергә авырсына торган булды. М.Маликова

Авырсына төшү Берникадәр, бераз авырсыну

Авырсынып йөрү Әле, хәзер авырсыну халәте кичерү

Авырсынып кую Кинәт кенә авырсыну хисе барлыкка килеп алу

Авырсынып тору Әле, хәзерге вакытта бераз авырсыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә