АВЫРЛЫК и. 1) физ. Әйбернең үлчәүгә салып билгеләнә торган күләме, микъдары. Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тән – ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән тыныч бер рәхәтлек тоя. Ә.Еники. Хәлим, чиләк авырлыгына янтаеп, йөгерә-йөгерә барды да узгынчының нәкъ ак котомкасы өстенә сибеп җибәрде. И.Гази. Кеше гәүдәсенең авырлыгы даими рәвештә үзгәреп тора. Кызыклы физиология. --- колхоз да ярыйсы керем алды: әзерләүләр пункты һәр баш терлекнең нормадан тыш авырлыгына да өстәмә хак түләде. Мирас

2) физ. Җирнең тарту көче йогынтысында җисемнең үзе таянган ноктага яки үзе эленгән җепкә ясаган тәэсир көче белән үлчәнә торган зурлык

3) Күтәрүгә, тартуга авыр булу. Аның кулы бодай көлтәсенең авырлыгын сизеп тора. Г.Бәширов. Килене Миңсылу белән оныгы Фәридә коры кура авырлыгы гына калган мәрхүмәне, җиләнгә төреп, өйгә кайтарганнар. Ә.Еники // Нәрсәнең дә булса көче, куәте, ныклыгы. Йодрыкның авырлыгын, ныклыгын Рәмзинең авызы бик тиз сизде. Казан утлары

4) Читенлек, кыенлык, мәшәкать. – Көне-төне тырышып эшләгәч, --- ял итим әле, димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, – дигән. А.Алиш. Сүзләр күбрәк Төхфәтнең вакытсыз әрәм булуы, сугышның бөтен авырлыгы, бөтен фаҗигаләре ярлы халык өстенә төшү тирәләрендә әйләнде. Ш.Камал. Ә авырлыклар булган да булган инде. Кимендә ун баланы ашатып-киендереп, кеше итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына кертеп җибәрергә кирәк булган ич. М.Әхмәтҗанов. Әнинең кисәтүе дөрескә чыкты: бөтен авырлык, бөтен газап аның өстенә төште. Ә.Еники

5) Катлаулы, мәшәкатьле хәл; каршылык. [Кеше] Никадәрле авырлыклар күрсә дә сабыр итә, авырлыкларга каршы сугыша. М.Гафури. Тик бу авырлыкны мин кешегә сиздермичә генә күтәрергә тырыштым. М.Әмир. Бу авырлыктан сине кемнәр йолар, кем коткарыр? М.Гали. Мәдинә хәзер авырлыкларны уздырган һәм тынычланган икән! А.Расих

6) Арыганлык, хәлсезлек. Ишү – рәхәт авырлыкны тойдырта торган ирләр эше. Р.Фәйзуллин

7) күч. Газап, кайгы-хәсрәт, зур күңелсезлек. Скрипкаң элек сез күргән авырлыкларның барысын да сөйләде дә бирде. А.Әхмәт. Ул кергәч, безнең өй эчен тагын да моң, авырлык басты… М.Гафури. Ләкин бөтен авырлыклардан иң авыры, минем өчен, билгесезлек иде. Ә.Еники. «Тукран тәүбәсе» тәгъбире, берәр начар гадәт, ярамас гамәл китереп чыгарган газапларны кичергәндә, башка алай эшләмәскә кат-кат ант итеп тә, авырлыклар үтеп китүгә, янә шул хатаны кабатлауны белдерә. Х.Мәхмүтов

8) Җирне хәрәкәткә китерә торган көч чыганагы, җирнең тарту көче үзлеге. Авырлыксыз шартларда сулыш алу мәсьәләсен хәл итү кыенрак. Планетаара очышлар

9) спорт Авыр атлетиканың кайсы да булса бер төрен белдереп әйтелә. Авырлык күтәрү буенча ярышларда җиңеп чыгу

10) спорт Бокс, дзюдо, көрәш һ.б.ш. спорт төрләрендә кулланыла торган үлчәм. 60 кг кадәрле авырлыкта чыгыш ясау

Авырлыгым шунда калсын ырым Берәр җирдә хәл җыярга утырган җирдән торып киткәндә, шуны әйтеп, җиргә төкереп китү. Авырлык белән 1) Интегеп, җәфаланып, газап белән. Башка малайлар белән сөйләшеп аңлашкач ачыкланды: һәрберсен ([кендекче әби] үзе таптырган баланы) очраткач, башыннан сыйпый да елап җибәрә икән: – Тәүфыйклы булып үс, балам, анаң сине бик авырлык белән тапты, – ди икән. М.Мәһдиев; 2) Кыенлык белән, мәшәкатьләнеп. Ул үзе – бөтенләй укымаган кеше, дип сөйлиләр иде, --- бик авырлык белән үзенә юл салган. Ә.Еники. Язгы чәчү бик авырлык белән бара. М.Мәһдиев; 3) Көчкә, чак кына, көч-хәл белән. Авырлык белән таныдым Борис дусны. Башына соры, җиңел эшләпә кигән, тәнендә – иркен, гади тукымадан тегелгән пижама тибындагы кием, кулында шланг. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә