АВЫРЛЫ с. Балага узган, йөкле, авыры булган. Авырлы чагында ул, бөтен дөньясын онытып, үзенең күңелен тик шул туачак балага баглап бетергән --- иде. Г.Ибраһимов. Саматы хаклы икән: «Авырлы хатыннардан да гүзәл җан иясе була аламы?» – дия иде. Г.Галиева. Лена үзе дә әле бала гына. Үзенең авырлы икәнен әти-әниләреннән яшереп йөргән. Ф.Яруллин. Сәлимов хатыны Солтания, Шәүкәтне кызы өчен бигүк тиң күрмәсә дә, кызы авырлы икәнен әйткәч, килешми булдыра алмады. Г.Ахунов |