АВЫРЛАШУ ф. 1) Кыенлашу, авыррак була бару. Дөрес, университетка керү, сугыштан соңгы елларга караганда, шактый авырлашты. Ә.Еники. --- үзең беләсең, өй карау авырлашты. Мин өйне квартирга алышырга сөйләштем. Мәдәни җомга

2) Начарлану, начар якка үзгәрү, читен хәлдә калу. Минем уку ягы яхшы, ләкин азык мәсьәләсе барган саен авырлашты. М.Гафури

Авырлаша бару Торган саен ныграк авырлашу. Бөтен өмет Сөмбелдә менә. Врач булам, ди. Тик хәзер институтка керүләр елдан-ел авырлаша бара бит. Ф.Яруллин

Авырлаша башлау Соңгы вакытта, хәзер авырлыклар сизелү, авырлашырга тотыну. Тынлык авырлаша башлагач, Искәндәр, күптәнге сөйләшүне дәвам иткәндәй: «Ә шигырьләр сиңа ошадымы?» – дип сорады. М.Кәбиров

Авырлаша төшү Бераз авырлашу; тагы да авырлашу. Мостафа җизни эчәк авыруыннан үлеп киткәч, тормышлары тагын да авырлаша төште. Р.Мостафин

Авырлашып бару к. авырлаша бару. Заманалар бигрәк авырлашып бара, чиновниклар котыра. Т.Галиуллин

Авырлашып бетү Бөтенләй авырлашу; тәмам авырлашкан хәлгә килү

Авырлашып калу Ниндидер вакыйгадан, сәбәптән соң авырлашу

Авырлашып китү Кинәт кенә авырлашу. Юллар тагы авырлашып китте, Хасил булды кинәт зур бер тау. Г.Зәйнашева

Авырлашып кую Кинәт кенә, кыска вакыт арасында авырлашу

Авырлашып тору Әлегә, хәзерге вакытта авырлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә