АВЫРАЮ ф. 1) Авырлыгы арту, авыр булып китү, авыр булып тоелу. Әлегәчә көннәр әйбәт торды, бал төшкәндер, шәт. Бу умартаң шактый авырайды бит. Ф.Яруллин. --- юеш кием, авыраеп, тәнгә ябыша. Р.Вәлиев

2) Начарлану, кыенлашу, читенләшү, тагын да катлаулану. Без үсеп буйларга җиткәч, Авырайды замана. Җыр. Йөрәге --- пешереп-пешереп авыртырга тотынды. Тын алуы авырайды. Ф.Яруллин. Юнысның йөреше дә үзгәрде, авырайды, картларча кыштырдап атлый башлады ул. Г.Шәрипова. Ике ай чамасы элек базарда күргән иде, бик бетәшкән, мескен. Күрәсең, Нургата бабай үлгәннән соң, яшәве күпкә авырайган. Казан утлары

3) Хәлсезләнү, көчсезләнү, хәл, егәр бетү. Тамырларыма кан урынына эрегән кургаш тутырылгандай, тәнем авырайды. Ф.Яруллин. Күз кабакларың авырайдылар, алар йомылалар. Җ.Фәйзи. Аны [даруны] эчкәч, көне буе тинтәк сыман йөрдем. Башым авырайды, үзе йокы килә, үзе йоклап булмый. Казан утлары

4) Чирләү, хәл начарлану, үлем хәленә җитү. Ул, мине күргәч тә, әтинең бик авырайганын, үзенең мине алырга килгәнен сөйләде. М.Гафури. Бер кичне, атай бик авырайгач, өйдәгеләре ясин укытырга уйлаша... Э.Касыймов. Сөннәтче бабай килеп, егълаган тавыш белән: «Хәзрәт, [Гөлһөзем әби] бик авырайды, телдән калды», – диде. Г.Исхакый

5) Йөкле хатынның бала табар вакыты якынлашу. Балага авыраю

6) күч. Начарлану, бозылу, тынчулану. Бүлмәнең һавасы авырайган, бераз җилләтеп алырга кирәк

7) күч. Авыр бер тойгы, хис тәэсире чолгап алу. Ә чынлыкта авырайдым, Уй-исәп барыбер басты. Р.Фәйзуллин

Авыраеп алу Кыска гына вакыт эчендә авыраю

Авыраеп бару Аз-азлап, акрынлап арта барып авыраю. Мин, гәүдәм авыраеп барганын да онытып, киртә аша сикереп чыктым да, нәкъ каршысына – ул төшеп килгән сукмакта туктап, аның берничә адым атлаганын көттем. Рифә Рахман

Авыраеп калу Ниндидер сәбәптән, тышкы тәэсирдән соң авыраю. --- яшьләнгән күз төпләреннән зәңгәрсу капчыклар асылынып төшкән, гәүдәсе дә хәлсезләнеп, авыраеп калган. Р.Вәлиев. Бөтен тән ватылып, авыраеп калган иде. Э.Шәрифуллина

Авыраеп килү к. авыраеп бару

Авыраеп китү Көтмәгәндә, кинәт авыраю. Туктап, атларны ашарга кушу белән, берьюлы авыраеп киткән аякларын көч-хәл белән сөйрәп, кайсы-кая барып түнделәр. Г.Бәширов. Шулай да, сөйләшә торгач, башым артык авыраеп киткәнне сизеп, аны куеп торырга урын караштыргалый башладым. Ф.Хөсни. Ләкин әби Нәфисә белән булган сүзен болай дип бетерде: «Дөньяларыбыз авыраеп китмәгән булса, бер дә генә үземнән җибәрмәс идем дә бит, нишләмәк кирәк?..» Ә.Фәйзи

Авыраеп тору Әле, хәзер авыраю, бераз авырайган хәлдә булу. – Якын бабай, авылыйсыңмы әллә? – Юк, олан. Хәлем генә авыраеп тора. Г.Гыйльманов. Уф, әллә яңгыр яварга җыена – авыраеп торам! З.Гиниятова

Авыраеп утыру Авырайган халәт кичерү

Авырая бару Торган саен ныграк авыраю. Таймыйча атлау торган саен авырая барды. И.Гази. Авыру апабызның хәле күзгә күренеп авырая барды. Г.Галиев

Авырая башлау Авыраерга тотыну. «Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына» дигән мәкальдәге кебек, бер татар хатыны, тормышы авырая башлагач, сандык төбеннән өр-яңа ап-ак ефәк шәлен сатарга алып чыккан – алар шуны күреп алдылар. Ә.Салах

Авырая төшү 1) Бераз авыраю. Габдуллага җавап кайтару авырая төште һәм, ниһаять, ул Чулпанның бер шигыренә җавап бирә алмый тукталып калды. Ә.Фәйзи

2) Тагы да авыраю. Егерменче елларда, билгеле объектив сәбәпләр аркасында, хокуклары чикләнеп, үз эчләренә йомылып өлгергән руханиларның, авыл картларының китап хезмәтләренә юл табуы авырая төшә. М.Госманов. Аның хәле бер дә җиңеләймәгән, киресенчә, тагы да авырая төшкән кебек. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә