АВЫРАЙТУ ф. 1) Авыр итү, авырлыгын, үлчәмен арттыру. Үзле балчык аякларны тагын да авырайта, көне буе яуган яңгырдан баткакка әверелгән юл, үзәгенә суырып алырдай булып, үзенә тарта. Рифә Рахман. Алдан беренче булып юл салып бару йөгеңне икеләтә авырайта. А.Хәсәнов 2) Авырлык китерү, начар якка үзгәртү. Зәйтүнә апаның үксеп елавы үлем кайгысын тагы да авырайта. А.Кутуй. --- ә хәзер март чуагы урамны каралткан, ат тизәге, чәчелеп калган салам-печән яз җылысына йомшарып ята, чана табанын авырайта. Ш.Янбаев 3) күч. Катлауландыру, кыенлаштыру, читенләштерү. --- әтисе Троицкида мулла булырга ризалык бирә. Бу адым аларның гаилә тормышына кискен үзгәрешләр кертә, авырайта, катлауландыра. Р.Зарипова. Күплек кушымчаларының урынсыз кулланылуы, тезелеп килүе сөйләмне авырайта. Р.Юсупов. Ә бу [фрагментарлык] истә калдыруны кыенайта, редакторга да, укучыга да үзләштерү процессын авырайта. М.Вәли-Барҗылы 4) күч. Саулыкны алу, кәефне бозу, күңелне басып тору. --- эчтәге ашлар авырайтып басып торса да, юлның бер бүлеген җәяү үттеләр. Г.Исхакый. Яшең олыгаеп килгәндә, тәнне авырайта, күңелне сүрелдерә торган сәбәпләр аз буламыни! М.Маликова Авырайта бару Торган саен ныграк авырайту; тагын да авырайту. Барыр юлларыңа буран чыкса, Авырайта барыр юлыңны. В.Галиев. [Чулпани] Үзенең шигырьләрен гарәп һәм фарсы сүзләре белән авырайта барды. Ә.Фәйзи Авырайта башлау Авырайганны сизенү, авырайган кебек булу. Тракторчының күз кабакларын авырайта башлаган йокысы таралып киткәндәй тоелды. Р.Фәизов Авырайта килү к. авырайтып килү. Менә бугазларның шулкадәр зур әһәмиятле булуы, Истанбулның дөнья бизмәненең уртасында торуы бугазларны, Истанбулны алу мәсьәләсен авырайта килде. Г.Исхакый Авырайта төшү Тагын да авырайту, авырлыгын бераз арттыру. Юл кыенлыклары һәм бүтән төр җайсызлыклар аның хәлен авырайта төште булса кирәк. З.Әмирханов Авырайтып җибәрү Бераз, берникадәр авырайту Авырайтып килү Торган саен, көннән-көн ныграк авырайту Авырайтып кую Кинәт авырайту Авырайтып тору Бертуктаусыз, әледән-әле авырайту. Кичәге макмыр аның башын кургаш тутырган кебек томалап, авырайтып торды. Ә.Фәйзи |