АВЫР II и. Йөк, корсак, көмән. [Әти-әниләре] Кызларының авырын күреп алгач, --- аны Казандагы ерак бер туганнарына озатканнар. Ф.Яруллин ◊ Авырга калу к. авырга узу. Тик аның өчен үкенечле бер генә ягы бар: йөгәнсез атка йөгән кидерәм, барыбер минеке булырсың, дип шаярып тотынган мәхәббәт уенының тирәнгә кереп китүе Мәрьямне борчый башлаган, чөнки ул үзенең авырга калуын сизгән иде. Г.Ахунов. Авырга узу Балага узу, көмәнле булу |