АВЫР I с. 1. 1) Авырлыгы зур булган, зур үлчәүле; киресе: җиңел. Дүрт ел буе авыр итек кидек. Дүрт ел буе авыр йөк тарттык. Ә.Ерикәй. Асып куелган рельс кисәге көнгә дүрт тапкыр авыр чүкеч астында ыңгырашып чыңлады. Г.Шәрипова. Юеш кер авыр булырга кирәк, кызның нәзек кенә буе көянтә астында сыгыла төшкән, үзе, бу авыр йөкне җилкәсеннән тизрәк төшерер өчен, барасы җиренә җәһәт-җәһәт атлый. Ә.Фәйзи 2) Кыен, читен, мәшәкатьле, тынычсыз. – Егеткә сүзем юк, хәлле чагым булса, туйлап бирер идем. Гайния минем авыр елымны хәтергә алмады, – дип, аларны куып чыгарды. Г.Ибраһимов. Авыр, кырыс еллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа көч каян килгән? М.Мәһдиев. Авыр мизгелләрдә кешеләр ахыргача, йозаксыз сандык төсле ачыла да куя. Т.Галиуллин 3) Җанны, күңелне борчый, тәшвишли торган, борчулы. Син минем хәлемне, авыр кичерешләремне аңлап, чын дусларча җылы мөгамәлә күрсәтерсең, дип өмет иткән идем. Ш.Камал. Шул авыр, тирән моң мине басты, ---. Г.Ибраһимов. Геройларның авыр кичерешләре турында укыганда, аның [Катяның] күзләре мөлдерәмә яшь белән тулы була. Г.Әпсәләмов 4) Кайгылы, хәсрәтле. Бу көннәр, башка һәркемнән бигрәк, аналарга авыр хәсрәтләр, каты кайгылар алып килделәр. Г.Ибраһимов. Тагы имешләр, хәбәрләр --- тагы йокысыз төннәр, өмет-газап эчендә үткәрелә торган авыр минутлар. Г.Ибраһимов 5) Кешенең кәефен җибәрә торган, начар, тупас, кимсетүле. Авыр сүзләр ишетсәгез, үткәреп җибәрегез. Җыр. Әйтергә генә ансат бит ул вәгъдәне кире алу!.. Күпме авыр сүз ишетергә туры киләчәк. Ә.Еники. Сабира каенана өчен дөньяда иң начар, иң авыр сүз шул Кәҗә иде. Г.Ибраһимов 6) Тормыш алып бару өчен кыен, кырыс. Авыр шартларда, авыр елларда туганлыктан ахрысы, әни мине башка балаларына караганда күбрәк ярата, күбрәк якын итә иде. М.Мәһдиев. Яңа бистәдә быелгы шикелле авыр көзне картлар да бик аз хәтерлиләр. Ә.Фәйзи 7) Читен, зур физик яки акыл көче таләп итә торган. Бу килен сүзсез, талашсыз булып чыкты, авыр эшкә гаҗәп батыр. Г.Ибраһимов. Авыр эш, авыр хезмәт, шунда кулы-аягы тайган, бармагы, кулбашы каймыккан кешеләр һәр атна саен булып тора иде. М.Мәһдиев 8) Матди яктан кыен булган, начар; бәхетсез. Мәҗит Гафури хуҗаларга кул көчен сатып, ярлы авыр тормышта яшәгәнгә, хезмәт ияләренең ул вакыттагы тормыш шартлары аның башыннан да кичтеләр. М.Җәлил 9) Зур, эре. Борынгырак заманнарда, авыл халкы, игеннәр ишелеп уңсын, бөртекләре авыр, салмак булсынга юрап, орлык белән бергә йомырка да чәчә торган булган. Г.Бәширов. Авыр эре тамчылар, кан тамчыларыдай, тамам- тамам дип асылынып торалар. И.Гази 10) күч. Сулыш юлларына начар тәэсир итә торган, тынчу. Ишектән керүгә, борынга авыр ис бәрелде. Өй эчендәге авыр ис һәм Газизәнең, күңелсез тавыш белән, «һаман бер килеш ята» диюе Төхфәтнең терелү ягына бармаганлыгын ачык аңлата иделәр. Ш.Камал 11) күч. Каты, кырыс, аяусыз. Авыр табигатьле кеше. Авыр җәза 12) күч. Салынкы, төшеп, салыныбрак торган. Күк йөзе дә күңелле-күркәм түгел: саллы авыр болытлар гүя каек өстенә ишелеп төшәргә торалар… К.Нәфыйков. Авыл өстенә килеп салынып торган авыр болытлар каядыр китеп барганнар; күк йөзе офык сызыгына хәтле тәмам ачылган иде. Ә.Еники 13) күч. Куе, тыгыз, яктылык үткәрми торган. Иртәгәсен, куе авыр томан таралгач, аны [сыерны] карарга халык җыелды. М.Мәһдиев 14) күч. Куркыныч, хәтәр, каты. Тол хатынның әйткәннәре күңел түрендә авыр җәрәхәт калдырды. А.Расих. Гөлбануның йөрәгеннән авыр төш алынды. Г.Ибраһимов 15) күч. Аңлаешсыз, буталчык, катлаулы. [Әсәрдә] Балалар теле эшләнмәгән. Озын авыр җөмләләр күп очрый. М.Җәлил. Китапта Аллаяр суфый мөнәҗәтләре, гарәп, фарсы сүзләре катнаштырып, бик авыр тел белән язылган. Ә.Фәйзи 16) күч. Маемлата торган, начар эшкәртелә торган. Авыр ризык 2. рәв. мәгъ. 1) Күп күтәртеп, тарта алмаслык итеп. Атка йөкне авыр төяү 2) Ашыкмыйча, кабаланмыйча, салмак. Кояшны тузанмы, болытмы каплады, манара төшкән урынга халык бармады, авыр гына таралышты. М.Мәһдиев 3) Каты, җитди. Авыр яраланган батыр егет сыкранганда, түзми киләсең, Башын салып йомшак кулларыңа, Син егетнең хәлен беләсең. Ф.Кәрим 4) Тирән итеп, уфтану белдереп. Зәкәрҗан инде олыгая төшкән, авыр сулап куйды. М.Мәһдиев. --- үзенең юлдан язган улын уйлап, авыр көрсенде. Идел 5) Начар, яман. Бу сөйләшү әллә кайсы ягы белән авыр тәэсир итте миңа. Җ.Фәйзи 3. и. мәгъ. 1) Авыр эш. Чабышкыны авырга җикмиләр 2) Күңелсезлек, сагыш, хәсрәт. Күңеллене искә төшерү генә рәхәт бит. Авыры һаман йөрәкне яра, телә. Ф.Бәйрәмова 4. хәб. функ. Үзеңне физик яки мораль яктан начар сизү турында. Ә теге елга – игенле-печәнле тук елга килсәк – ул елның да көзе авыр булды. М.Мәһдиев. Җиһангир өчен беренче сүз авыр иде. Г.Ибраһимов. Курыктык, улым, курыктык, йөрәгеңә авыр булыр, дидек. Казан утлары ◊ Авыр аяк (авыр аяклы) 1) Иренчәк, ялкау, эшкә ихлассыз, акрын кыймылдаучан кеше; 2) иск. Йөкле, көмәнле (хатын). Авыр аяклы хатыным белән көн саен кайгырышабыз. Г.Чыгтай; 3) Берәр кайгылы хәбәр китерүче; бәхетсезлек китерүче (кеше). Авыр башы төшү Эшнең авыррак, мәшәкатьлерәк ягы туры килү. Әмма яңгырлы көннең иң авыр башы бораулаучыларга төшә. Г.Ахунов. Авырга алу Кешенең берәр сүзе күңелгә тию, хәтер калу; кеше сүзен үпкә белән кабул итү. Туктале, минәйтәм, абзый кеше. Нигә алай авырга аласың? М.Әмир. – Син аның ярсулык белән әйткән сүзләрен авырга алма. Ул җитәкче кеше бит, нәрсәдер әйтергә тиеш, – дип тынычландырырга тырышты әни. Г.Тавлин. Авырга килү 1) Артык көч төшү, дәрман китү, хәл бетү, көч килү. Сез бик бирелеп сөйлисез, Николай Максимович, авырга килмәсен. Г.Әпсәләмов; 2) Берәр эшне йөкләргә яки үтәргә авырсыну. Ул эш миңа авырга килә шул. Иртәдән кичкә кадәр ул хәзер бушамаячак, ашау-эчү, яту-торуның да рәте-юне булмаячак, кыскасы, авырга киләчәк аңа. Ә.Еники. Авыр гәүдәле 1) Бик симез, таза кеше турында. [Әпипәнең] Чәчләре битенә төшкән, ул авыр гәүдәсе белән әүмәкләнеп шуыша иде. Г.Бәширов; 2) Кузгалырга яратмаучы, урыныннан тиз кузгала алмаучы. Авыр кеше к. авыр холыклы. Ай-һай, сүз белән генә игә китереп булыр микән? Бик авыр кеше. Н.Исәнбәт. Авыр куллы 1) Көчле, нык куллы; 2) Кешене кыйнаудан тайчанмаучы кеше. Ул – хатынына авыр куллы ир; 3) Эш уңмаган очракта, шул эшне башлап җибәрүче кешегә карата әйтелә. Авыр күтәрү Үпкә-сапка сүзне кичерә алмыйча, күңелдә озак саклау, сүз күтәрмәү; кисәтүне авыр кабул итү. Авыр санлы Урыныннан кузгалырга, күтәрелергә авыр кеше, ялкау. Авыр сүз Хәтерне калдыра, рәнҗетә торган сүз; урынсыз гаепләү, тәнкыйть. Гомер буе иренә бер авыр сүз әйтмәгән юаш, басынкы хатын. А.Гыйләҗев. Күпме авыр сүз ишетергә туры киләчәк. Ә.Еники. Бөдрә чәч, зәңгәр күз, әйтмә лә, бәгърем, авыр сүз. Җыр. Бу авыр сүзне ишетү барган саен артты, күбәйде. М.Гафури Авыр тию Кемнең дә булса әйткән берәр сүзенә күңел рәнҗү, җанга авыр тоелу. Авыр туфрагы җиңел булсын Мәетне күмгәндә, өстенә туфрак салганда яки мәрхүмне искә алганда әйтелә торган сүз. Картлар беләләр, --- ул – авылда беренче усал карчык иде. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмәнең! А.Шамов. Авыр хәл Чишелүе авыр, уңайсыз хәл яки зур кайгы, үкенечле хәл. Нужа килсә, тартып ала, Илтеп дәрьяга сала. Бик авыр хәл. Җыр. Авыр хәсрәт, каты кайгы Башка килгән төрле кайгы-хәсрәт; бәла-каза. Ачы буран, суык җил Чеметә ике битемне; Авыр хәсрәт, каты кайгы Ашый йөрәк итемне. Җыр. Авыр холыклы Киңәшкә күнми торган я һәр сүзгә каршы әйтә торган; үзсүзле. [Ул] – Бик авыр холыклы кеше, берүк, баламны үз канат астыңа алсана, миннән хәер-дога, дөнья-ахирәттә бәхетле булыгыз, – диде. Г.Бәширов. Авыр язмыш(лы) Тормышы төрле бәхетсезлекләргә дучар булып үткән кеше гомере |