АВЫЛЛЫК и. 1) Авыл кешесенә хас сыйфатларга, авыл гадәтләренә ия булу. Аның [егетнең] бик тә, бик тә европача буласы килә иде, шул максаттан чыгып, ул үзенең авыллыгыннан баш тартты! Мин елмаеп күзәттем: авыллыктан баш тартам дип, киндер капчык асып, ул авылдагы ата-бабаларга кире кайтты. М.Мәһдиев. Шунда мин бер егетлек күрсәтеп алдым: авыллыкның шәһәр тормышында файдасы тия торган бик аз очраклардан берсе булды инде ул. Осетин абзыйдан --- саллы чалгысын сорап алдым да очын җиргә төртеп, чыңгылдатып янап җибәрдем. М.Мәһдиев

2) Авыл булу дәрәҗәсе, авыл буларак бөтенлеге. – Шодада көннәр бик-бик күңелле уза, – дип яза драматург 1916 елгы килүендә. – Авыл минем күңелемнең кәгъбәсе булганга, Шоданың авыллыгы мөкәммәл булып, күптән көткән бәхетемә юлыкканга бик шат идем. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә