АВЫЛЛАШУ ф. сир. Авыл кешесе гадәтләрен алу, авылча яшәргә күнегү, авыл тормышын үз итү. Ул бөтен табигате белән каланы ярата, шул дәрәҗәдә ки, Гәрәй мирзага иргә килеп, утыз еллап торса да, авыллаша, авыл тормышын үз итә алмады. Г.Ибраһимов

Авыллаша бару Аз-азлап, акрынлап авыллашу

Авыллаша башлау Авыллашу билгеләре сизелү

Авыллаша төшү Берникадәр, бераз авыллашу

Авыллашып бетү к. авыллашып җитү

Авыллашып җитү Бөтенләй авыллашу

Авыллашып китү Билгеле бер вакыттан, вакыйгадан соң кинәт авыллашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә