АВЫЛДАШ и. Кем белән дә булса бер авылда туган, туып-үскән яки яшәгән кеше. Авылдашлар көлгә утлы күмер күмеп, шул күмер белән учак тергезә. Ф.Яруллин. Ул бит, шушы тәрәзәдән карап торгач, авылдашларыннан берничә кешенең фронттан кайтуларын беренче булып күргән иде. Ә.Еники. Акылы җитмәде шул Сәләхетдиннең авылдашлары булып уйлап карарга… Кулак булып калды, аннары индукка әйләнде, аерым хуҗалыкка чыкты… К.Миңлебаев |