АВЫЛ и. 1) Игенчелек, терлекчелек һәм яшелчәчелек эшләре белән шөгыльләнүче халык даими яши торган җир, урын. И авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш… Дәрдемәнд. Аяусыз тормыш камчысы астында төрле шәһәр, авылларны гизеп туйганнан соң, мин Казанга килеп чыктым. Г.Кутуй. Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл. М.Мәһдиев 2) Шул торак пунктта яшәүче төп халык. Һәм… сугыш. Егерме икенче июнь көнне төш вакытында моны безнең авыл белде. Авыл тынсыз калды. М.Мәһдиев ◊ Авылга йөз белән Авылга булышлык, ярдәм күрсәтеп. Авыл гыйбады кимс. Авылдан килгән, шәһәр тәртипләрен белмәгән кеше |