АВЫК II и. гар. Вакытның бик кыска бер кисәге, бер сулыш озынлыгы вакыт, мизгел, вакыт аралыгы. Маяк күзен йомган арада узып өлгергән әнә шул кыска бер авык, әнә шул бер сулыш озынлыгы гына вакыт кисәге, --- мәңгегә юк була. Г.Бәширов. Ул авык аякларыбызга карап торды да пырхылдап көлеп җибәрде. М.Ибраһимов |