АВЫЗЧЫК и. бот. 1) Үсемлек яфрагы тиречегенең яшел төстәге парлы күзәнәкләре арасында урнашкан ярык. Авызчык күзәнәкләре яфрак тиречегенең башка күзәнәкләреннән нәрсә белән аерылалар? Биология 2) Чәчәкнең җимеш ясауда катнашучы төп өлеше, җимешлек, чәчәк аналыгы; русчасы: пестик. Җил серкәләрне эләктереп алып китә һәм күрше үсемлекләрнең чәчәкләреннән чыгып торган йомшак йонлы авызчыкларга илтә. Биология. Җилсез көндә серкәләр, еш кына, авызчыкларга эләкмичә, җиргә коела, һәм күп кенә җимшәнле чәчәкләр серкәләнмәгән килеш чәчәк коялар. Биология. Авызчыклары нәкъ җимшән өстендә утыра, шуңа күрә аларны «утырма авызчыклар» диләр. Ботаника |