АВЫ’З-ТЕЛ җый. и. 1) Авыз һәм тел. --- беркөнне кинәт кенә Кәшфине паралич сукты. Аяк-кул, авыз-тел, күз исән, әмма колаклар дөм томаланган иде. М.Мәһдиев. Татар фольклорында да, жанрлар белән үрелеп, халкыбызның тарихы, тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре, мифологиясе һәм дини ышанулары, авыз-тел һәм музыка иҗаты, бию-хореографиясе һәм драма-театр башлангычы, шулай ук сурәтле-образлы фикерләве --- культурасы белән тыгыз бәйләнештә карала. М.Бакиров

2) Сөйли алу, сөйләү сәләте

Авыз-тел бәйләнү Артык сокланудан яки көтелмәгән хәбәрдән сүз әйтә алмас хәлгә килү, ни дияргә дә белми аптырап калу. Менә аның шундый ягымлылыклары мине бөтенләй эретеп бетерде. Авызым-телем бәйләнеп, әйтә торган сүземне әйтә алмадым. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә