АВЫЗЛЫКСЫЗ с. 1) Авызлык кидерелмәгән, авызлыгы салдырылган. Акылсыз егет – авызлыксыз ат, Юньсез егет – йөгәнсез ат. Мәкаль 2) күч. Тотнаксыз, әдәпсез, инсафсыз. Шулай да бер мәсьәләдә, әйтик, хур кызлары белән очрашуны тасвирлаган чакта, шагыйрь [Г.Кандалый] үзен, могтәбәр җәннәт әһеленнән бигрәк, әдәптә авызлыксыз җир бәндәсе шикелле тота башлый… Г.Госманов 3) күч. Ярсулы, котырынкы, тыелгысыз (теләк, көч, хыял, хис һ.б.ш.). Авызлыксыз яшьлек тилергәндә: «Саклан!» – диеп аңа кем дәшсен? М.Шабаев ◊ Авызлыксыз калу Тотнаксыз, инсафсызга әйләнү. Әле хәзердән үк болай җенләнгән анасы, Шибай карт үлеп, йөгәнсез, авызлыксыз калса, --- бәйләүдән ычкынган эткә әйләнер. Г.Ибраһимов |