АВЫЗЛЫКЛЫ с. 1) Авызлыгы булган, авызлык кидерелгән, авызлыкланган, авызлык беркетелгән. [Габдулла] Учына төкергәләп, йөгәннең авызлыклы башы белән Зәйтүнәгә селтәнде. Ф.Хөсни 2) күч. Рәхимсез, шәфкатьсез, каты куллы. --- даһи юлбашчының «нәфис» кулыннан төшкән тимер авызлыклы хакимият тезгенен кем алыр, кем бушап калган иң югары урынга менеп утырыр? Ә.Еники |