АВЫЗЛЫКЛА’У ф. 1) Авызлык кидерү (атка). Атларны авызлыклап, аркалык белән бавыргалыкларын яңадан ныгыттылар. М.Гафури

2) күч. Нәрсәне дә булса үз иркеңә буйсындыру. [Ләйлә:] Техниканы авызлыкладым! Ә хәзер үземнең көзгегә карарлыгым да калмаган. И.Салахов. [Мөхәммәт карт] Дөньяны авызлыклап алган сыман иде кана, кая ул, карчыгы вафатыннан соң биреште карт, корган йорт-курасы таралып ята хәзер. Ф.Сафин

3) күч. Кемгә дә булса берәр нәрсә эшләргә рөхсәт итмәү, тыю, үз иркенә куймау, бәйле хәлдә тоту. Ваемсыз булырга ярамый, Аерым булырга ярамый. Явызлыкны авызлыклар өчен Бердәм булу кирәк. Т.Миңнуллин. Без килен чакта, каенатай мәрхүм --- синең анаңны авызлыклый, таяклый торды. Г.Ибраһимов

4) күч. Үз-үзен яки башкаларны берәр төрле хис һ.б.ш. белдерүдән туктатып калу, тыю. Хисләремне авызлыклап йөгәнләдем. Әй Гарифҗан, әллә үзең сиздең инде Гомер көймәң комга килеп терәлгәнен. Г.Мөхәммәтшин

5) күч. Кешеләр өчен мәҗбүри булган кагыйдәләргә буйсындыру, тәртипкә салу. – Борчылма, Рөстәм, тиздән авызлыклыйбыз аларны, – диде Марат. З.Фәйзуллин. Кайтыгыз, иптәш Вәлетдинов, эшләгез… Ләкин нервларны авызлыклый белергә дә өйрәнегез… М.Мәһдиев. Язмыштан узмыш юк, дип әйтсәләр дә, күпләр бу башбирмәс үҗәт нәрсәне үзләре авызлыкларга тырышалар. Казан утлары

6) Балаларның бер-берсен бау белән ат итеп тотып йөгерүдән гыйбарәт уеннарына ишарә. Без исә, ат югында, бер-беребезне авызлыклап, ат-ат уйнап үскән иләс-миләсләрбез. Р.Әхмәтҗанов

Авызлыкламакчы булу Баш булмакчы, кулда тотмакчы булу. Сизәсезме, егетләр, безне авызлыкламакчы булалар. Юк, юк, күрә торып, ирекле баштан моңа юл куярга ярамый. Ш.Усманов. Сизенүемчә, кайбер райком работниклары мине авызлыкламакчы булалар. А.Расих

Авызлыклап алу Тиз арада авызлыклау, авызлыклауга ирешү. Авызлыклап алдым, менеп атландым. Г.Бәширов. Иллә мәгәр, хатынны өйләнешкән көннән үк авызлыклап алырга кирәк. Р.Батулла

Авызлыклап карау Авызлыкларга омтылу, авызлыкларга тырышу. Ул өйдәгеләр турында уйламаска никадәр генә тырышса да, никадәр генә үзенең тойгыларын авызлыклап караса да, барыбер булдыра алмады. И.Гази

Авызлыклап кую Кыска вакыт эчендә бөтенләй авызлыклау; авызлыкланган хәлдә тоту. Ни генә димә, вакыт-вакыт, ярсучан характерга йөгән кигезергә, авызлыклап ук куярга кирәк. Р.Сибат. --- арыш башакларына үрелүенә үртәлеп булса кирәк, әткәй, төшеп, атны авызлыклап куйды. Н.Гамбәров

Авызлыклап тору Әле, хәзерге вакытта авызлыклау; һәрвакыт авызлыклау. Алар, буш эчтәлекле язымтыкларын югарыга күтәреп, чын-чыннан тирән фикерле, олы җанлы шагыйрьләрне исә авызлыклап торырга исәп тоталар. Р.Мостафин. Җиһанны авызлыклап торган тәкъдир. М.Җәләлиева

Авызлыклап чыгу Һәрберсен берәм-берәм авызлыклау. Картлар өч-дүрт көн эчендә Җидегән басуындагы иң хәтәр ерганакларның һәммәсен дә диярлек авызлыклап чыктылар. Г.Бәширов

Авызлыклый бару Аз-азлап, акрынлап, һәрберсен бер-бер артлы авызлыклау. Партия һаман үсә, галәмәт олы Рәсәйнең һәр почмагын үз кулына ала, авызлыклый бара. В.Имамов

Авызлыклый башлау Авызлыкларга тотыну

Авызлыклый төшү Бераз авызлыклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә