АВЫЗЛЫК и. 1) Ат авызына кидерү өчен, йөгән каешына беркетелгән тимер җайланма. Лапас эчендә арбага бәйләгән безнең сары ат ашыкмый гына үлән кетердәтә ---, салдырылган авызлыгын әледән-әле чылтыратып ала. Ә.Еники. Аты чишмәгә суга төшкән бер кызның чиләгенә үрелеп, авызлыклары белән зыңгылдап, төкле кара иреннәре белән чиләк бавын кыймылдатып ята икән. М.Мәһдиев. Җитмәсә, үзе [айгыр] алгы аяклары белән үрә ыргыды, арт санын чөеп тибенде, тимер авызлыгын туктаусыз чәйнәде. Мирас

2) күч. Билгеле бер чикләрдә буйсындырып тоткан көч, куәт. Ул үзенең мин-минлеген авызлыкта тота белә торган олы сәнгатькяр иде. Р.Харис. Туктады уйлар агышы, Авызлык кидерделәр. Р.Гаташ. Көнчелектән туа явызлык, Вөҗдан исә – аңа авызлык. Х.Халиков

Авызлыгын тешләп, җан-фәрманга чабу Үз иркенә йөрергә, беркемгә дә баш бирмичә, үзе кая тели, шунда таба бар көченә чабучы чыгымчы атка тиңләү. Авызлык кидерү к. авызлыклау (3 мәгъ.). Авызлык тешләү к. авызлыгын тешләп, җан-фәрманга чабу Артист бер авызлыкны тешләп алса, сөйләүдән тиз генә туктар, димәгез. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә