АВЫЗЛАНУ ф. диал. 1) Тәнгә чыккан чуанның яки сызлавыкның тишелер алдыннан башы агара башлау, эренләү. Авызланган инде чуаның, тишелер 2) сөйл. Телгә килү, сөйләшә башлау; сөйләнергә тотыну. Хуҗа Насретдинне җибәрик, дип авызланалар! Н.Исәнбәт Авызлана бару Вакыт үткән саен ныграк авызлану Авызлана башлау Авызланганы күренү, авызланырга керешү Авызланып җитү Тишелерлек булып авызлану Авызланып килү Акрынлап авызлана башлау, авызланганы күренү Авызланып китү Бераз авызлану, авызланырга керешү |