АВЫЗЛАНДЫРУ ф. диал. 1) Яңа туган имчәк баласына беренче мәртәбә ризык (гадәттә бал яки май) каптыру. Ул, чәен эчәр-эчмәс, хаҗ шәрифтән килгән, балалар авызландырырга тотыла торган хөрмәне алып, --- хәл белергә китте. Г.Исхакый. Оланны юындыралар, юындыргач, ак май каптыралар, ул – авызландыру була. Д.Рамазанова 2) күч. Кыюландыру, батырайтып җибәрү Авызландыра төшү 1) Беркадәр авызландыру 2) күч. Кыюландырып, гайрәтләндереп җибәрү. Гөлгыйзарның минем берлән бертуктамаенча сөйләве мине тагын да авызландыра төште. Г.Исхакый Авызландырып җибәрү Авызландырырга ярдәм итү |