АВЫЗГА’-АВЫЗ рәв. 1) Икәүдән-икәү генә, башкаларны катыштырмыйча. – Авызга-авыз куеп, нәрсә серләшәсез? – дип ачулы гына энесенә карады [Булат]. З.Кадыйрова. Моңа кадәр авызга-авыз, колакка-колак диярлек сөйләшеп утырган ике милләтпәрвәр идек, инде күзләребез маңгайларны узды, тыннарыбыз кысылды. Ф.Яхин 2) күч. Кеше ишетмәслек итеп якын ук килеп, серләшеп. [Наять] Хәзер алай итми: Бикә белән авызга-авыз килеп сөйләшеп торганнарын яратмый. Н.Акмал |