АВЫ’З-БОРЫН җый. и. Авыз һәм борын. Рәиснең авыз-борыныннан кан китте, бераз вакыттан соң, күзе-бите адәм танымаслык булып шешеп чыкты. Н.Измайлова. Садри – аеруча усалы. Чана белән таудан төшешли, сине каршы алып, чанаңны борып ега да авыз-борыныңны бозга каткан киндер тышлы бияләе белән уа. Садрига туры килгәндә, безнең авыз-борын чеп-чи кан була иде. М.Мәһдиев

Авыз-борын төйнәп утыру Кемгә дә булса ачулану, үпкәләү, нәрсәдән дә булса канәгать булмау. Авыз-борыныгыз май булсын Яхшы теләкләр теләгәндә әйтелә. Килен төшүгә, аңа каршы чыгып, аяк астына юрган җәеп җибәрә… Җамаякка салган маен аңа суза: – Кап, кызым, кап (аркасыннан сөя), авыз-борыныгыз май булсын… Тигез, рәхәт гомер итәргә язсын. А.Шамов. Авызын-борынын кан итү Битен-башын, кыйнап, канга батыру, кыйнау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә