АВЫЗ и. 1) Өске һәм аскы казналыклар арасыннан йоткылыкка кадәр куышланып киткән сөйләү (кешедә) һәм ашау функциясен башкара торган әгъза. Авызына теле сыймый, теленә сүзе сыймый. Әйтем. Исерекнең теленә бик мәгънәле бер сүз килгән. Авызы шуны әйтәм дисә, бык-бык, дигән. Н.Исәнбәт. Салкын җилле көн булуга карамастан, атлар бик нык тирләгән, авызлары күбекләнгән, өсләреннән пар күтәрелә. А.Шамов. Авыз куышлыгында азыкның тәме беленә, азык ваклана һәм селәгәй белән чылатыла. Анатомия 2) Мич, шалаш, алачык һ.б.ш. кебек, эче куыш нәрсәләрнең алгы өлешендәге ачыклык. Акшары коелып беткән, бер якка кыйшайган мичнең корымлы авызы шомлы гына ыржаеп тора. А.Шамов. Аны мич авызы каршында керләр уып торган хатыны каршылады. А.Расих 3) Кар базы, кое, шахта һ.б.ш. кебек, эче җирне казып ясалган корылмаларның өске өлешендәге ачык торган урын, башлангыч өлеше. [Сөләйман] Бер кулы белән баз авызының бурасына ябышты. К.Тинчурин. «Җиде күлдән» әйләнеп килгәнче, Каратаев заводында төгәлләнмичә калган коеның авызы ишелеп бүрәнкәләнгән иде… К.Кәримов. Фәнис, башы белән ымлап, ис-акылларын югалта язып утыручы Нәзирә белән Айгөлгә аю өненең авызына таба барырга кушты. Г.Гыйльманов 4) Янартау түбәсендә лава агып яки атылып чыга торган тирән тар тишек. Без, янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып, һавага ыргытылдык. Ә.Еники. Кайдадыр җир тетри, кайдадыр янартаулар авызыннан ут чәчелә. Казан утлары 5) Ваза, кувшин, шешә, банка кебек савытларның тараеп килгән ачык башы. Бу банканың авызы бик тар 6) Утлы кораллар көпшәсенең снаряд, пуля атылып чыга торган тишеге. Дары белән атыла торган ау мылтыгы авызы белән күккә карап тора --- . М.Галәү 7) Капчык, пакет кебек нәрсәләрнең бәйләнә торган өске ягы. Капчык авызын бәйләү 8) Елга яки инешнең башка зуррак елгага, күлгә койган урыны; тамак 9) Урман, әрәмәлек, агачлык кебек җирләргә кереп китә торган урын, юл ачыклыгы башланган урын. Сәлим шунда ук нечкә генә кыңгырау тавышы ишетте, һәм урман авызында җигүле ат күренде. Г.Гобәй. Үзе яшь, үзе нарат урманы да булганга, үзе урман авызы да булганга, [биредә] бер дигән майлы гөмбәләр дә бар иде. Г.Хәсәнов 10) Кеше, җан иясе. Әткәңнең арышы уңмаган. Иманалар, бурычлар түлисе бар, бер тиен акчасы юк, ә авызлар әллә ничәү – ашатырга кирәк. Г.Тукай 11) Сөйләү өчен хезмәт итә торган орган, тел. Иләк сорарга да авыз кирәк. Әйтем. Авыз саклаган – җан саклар. Мәкаль ◊ Авыз ачтыру Рамазан аенда, кояш баегач, ураза тотучы мөселманнарны ашка чакырып мәҗлес үткәрү. Авыз ачу 1) Берәүгә эндәшеп сүз башлау, сүз кушу, әйтү; ни дә булса әйтергә җыену. Мәчет картлары Мифтахка авыз ачарга да ирек бирмиләр --- . К.Нәҗми. Әгъзам Билал Шәңгәрәевнең бөтен мәхәббәт тарихын белә, бу мәхәббәт бар чакта, ул үз хисе турында авыз ачарга да курыкты… Г.Әпсәләмов. Киткән чакта Нуруллага таба каерылып-каерылып караса да, авыз ачып сүз әйтә алмады. Р.Мөхәммәдиев; 2) дини Ураза тоткан көнне кояш баеганнан соң ифтар кылу; ризык кабул итү, ашау; 3) шаярт. Кием сүтелү, ертылу. Авыз ачып 1) Бернәрсәсез, буш. Иң җайсызы – авыз ачып, акчасыз калудыр әле. Т.Галиуллин; 2) Булган мөмкинлекләрдән файдаланмыйча, чара күрмичә. Көзгә хәтле дөньяны корытасың, болай булгач. Авыз ачып күккә карап утыргач. Ә. Баян. Авыз ачып йөрү Сизгер булмау, уяулык сакламау, гамьсез булу. – Ярый алайса, бар, эшлә, тик моннан соң авызыңны ачып йөрмә, – дип озатты [Нургали]. Ә.Еники. Авыз ачып калу Ваемсызлык, игътибарсызлык күрсәтү аркасында берәр нәрсәдән мәхрүм булу, җитешмәү, өлгермәү. Миңа мат ич!.. Авыз ачып калганмын, их... Җ.Тәрҗеманов. Авыз ачып, ләм-мим ник бер сүз дәшсен Бер сүз дә дәшмәү, бернәрсә әйтмәү. Малай шулхәтле шүрләде, авызын ачып, ләм-мим ник бер сүз дәшсен. Авыз ачып тору 1) к. авыз ачып йөрү. --- мин авыз ачып торган арада, ике кармак сабы, дулкыннарның үзләрен уздырып, еракта каралып күренгән таш күпер ягына агалар иде инде. Ф.Сафин. Һич кеше китереп бирмәс, алыгыз, дип, Үзебез авыз ачып торсак. М.Гафури; 2) Нәрсәгә дә булса гаҗәпләнеп, сокланып карап тору. Дөресрәге, тау хәтле печән олавын иңе белән җиңелчә генә кагылып аударганы, үзенең авыз ачып карап торганы хәтеренә төшүгә, Майкап тораташтай катып калды. Т.Миңнуллин. Авыз бер булу Бердәм булу; алдан сүз куешканча эшләү. Бүре күргән этнең авызы бер булыр. Мәкаль. Авыз бөрештерү, авыз бөршәйтү Ризасызлык белдереп, иреннәрне бөрү. Җиңгәсе, авызын бөрештереп, көйли-көйли әйтеп куйды. Г.Бәширов. Авызга авыз Икәү генә бик якын торып, беркемгә дә ишеттермичә. Авызга алгысыз 1) Авызга кабарлык түгел, ачы яки чи, тәмсез һ.б.ш. сыйфатсыз ризык турында. Бер көннәрне мин Чурпи Әхмәтләргә ашка барган идем, үрдәк бөккәннәре бер дә пешмәгән, авызга алгысыз чи иде, бөтенләй лачкылдап тора. Г.Камал; 2) Әйтергә тел әйләнмәстәй, начар, затсыз сүз турында. Аның әйткәне – авызга алгысыз; 3) Пычрак, җирәнгеч, түбән җанлы кешегә карата әйтелә. Авызга карап тору Кушканны берсүзсез тыңлау, ни кушсалар, шуны үтәргә әзер булу. Авызга керү Бик бирелеп, йотылып, колак салып тыңлау. Карале, энем, Фәтхи абзыең әкиятне матур сөйли дигәч тә, авызына кереп бетәсең бит инде. Н.Исәнбәт. Авызга май (сары май) кабу Берни дәшми, эндәшми тору. Кызлар, нәрсә авызыгызга май каптыгыз? Җырлагыз! Н.Исәнбәт. Авызга су кабу (су кабып тору) Сораганга җавап бирмәү, дәшми тору. «Кантурга керәм, яңадан чутлатам!» – дигән әти. Әйтүен әйткән дә бит… Калган иптәшләре, авызларына су кабып, тик торганнар. Ш.Маннур. Егетләрнең күңеленә шом керде… Авызларына су капкандай, катып калды алар. Р.Мөхәммәдиев. Авызга сүз төшмәү Әйтергә кирәкле сүз табылмыйча тору. – Ник әйтмисең? – Авызыма сүз төшми әле. Н.Исәнбәт. Авызга хуҗа булу Артын уйлап сөйләү; эндәшми кала белү. Авызга чәйнәп салу Җентекләп, бәйнә-бәйнә аңлатып бирү. Авызда ботка пешерү к. авыз эченнән ботка пешерү. Авызда сүз тормау Сер саклый белмәү. Өстеңдәге күлмәгеңнең Җиң очлары каралы, Авызыңда сүз тормыйдыр, Тешең бигрәк аралы. Җыр. Авыздан авызга (сүз) китү Хәбәр таралу, телдән-телгә сөйләнү. Авыздан акты, тамакка кермәде Була-була, дип өмет иткән нәрсә, кулга кермичә, башка кешегә булып, алданып калу. Авыздан алып әйтү Кем дә булса әйтергә теләгән сүзне икенче берәү әйтергә өлгерү. Авыздан кош очыру 1) Мактану; 2) Алдашу. Авыздан сулар агызу 1) Җиләк-җимеш, яшелчә я башка ризык күреп, ашыйсы килеп кызыгу, ымсыну. Казанда гөбер-гөбер ит кайный. Ул кайчан пешеп чыгар икән, дип, без, авыздан сулар агызып, казан тирәсендә бөтереләбез. Ф.Яруллин; 2) Ир-атка яки хатын-кызга нәфсе төшү, кызыгу. Авыздан сулар килү к. авыздан сулар агызу. Авыздан төшермәү Гел бер сүзне кабатлау, бер исемне әйтү. Сезнең исемегезне мин дәрвишнең зикре кебек әйтәм, авызымнан төшермим. Я.Вәли. Авыздан чыгуга (чыкканчы) эләктереп алу Кеше сүзен әйтеп бетергәнче үк, ни әйтәсен аңлап алу, бик тиз төшенү, бик зирәк булу. Авыздан энҗе-гәүһәр чәчү Матур, килешле итеп сөйли белү. Авыз еру Көлү, елмаю. Җырлагыз, кызлар, җырлагыз, Муеныгызда – сыргагыз; Яшь чагында җырлап калыйк, Үскәч авыз ермабыз. Җыр. Авыз ерып карау Кинаяле мөнәсәбәт; мәсьәләнең җитдилеген аңламау. Сезнең фидакярлеккә авыз ерыбрак карарга өйрәндекме? Т.Миңнуллин. Авыз исемле капчыктан учлап борчак ату Чамасыз мактану, шапырыну. Авыз исемле капчыктан борчакны учлап кына ата. Г.Тукай. Авыз итү Аш-суның тәмен татып карау, бераз ашау-эчү. Майдан авыз итегез. Г.Камал. Аннары --- остазбикә әзерләткән сыйдан, чәйдән авыз итә икән болар. Р.Әмирхан. Тирес коңгызының да, чәчәккә менеп, балдан авыз итәсе килә. Н.Исәнбәт. [Энә карагы] Пыр-пыр оча, ул да, мескенчәгем, чәчәк балын авыз иткән була. А.Алиш. Авыз йому (йомып калу) Эндәшмәү, сүз әйтмәү яки, җавап таба алмыйча, дәшми калу. Ә мин, авызымны йомып, аның шул ачык ялганына ышанган күренеш белән калдым. Ф.Әмирхан. Ничек булса да, мин авызымны йомып торам әле хәзергә. Белмим, бернәрсә дә белмим… Гали Рәхим. Авыз каплау Сөйләргә ирек бирмәү, эндәшмәскә мәҗбүр итү. Боерыклы тавышы белән, ул әйтерсең лә байны урындыкка кадаклап куйды һәм аның авызын каплады. Г.Шәрипова. Авыз колакка җитү сөйл. Бик шатланган булу, нык куану. Бер чирек әче бал белән бер бөтен кызылбашны күргәч, картларның авызлары колакларына җитте. Г.Ибраһимов. Әтием, елмаеп: «Ничек соң, ошыймы?» – дип сорады. Нәрсә әйтим, авыз колакка җиткән. Җыя алмыйм гына бит, сүзсез калдым. Җ.Фәйзи. Авыз колакка кадәр ерылу к. авыз колакка җитү. Бары да [немец солдатлары] сугым малыдай көрләр, баштанаяк өр-яңадан киенгәннәр --- авызлары колакларына кадәр ерылган… Ә.Еники. Авыз күгәрмәсен өчен генә Сүз юктан сүз ясап кына, авыз тик тормасынга гына. Авыз күгәртеп сөйләү Файдасызга, корыга буш сүз сөйләү. Болай булгач, тел талдырып, авыз күгәртеп сөйләп торасы да юк. К.Тинчурин. Авыз күтәреп Ачыктан-ачык, яшермичә, бөтен кеше алдында. Әстәгыфирулла, әстәгыфирулла! Көфер сүз сөйлисең бит. Карт башым белән авыз күтәреп җырлап йөрергә мин юләрмени? Ф.Яруллин. Син, авызыңны күтәреп, клуб ишеге янында тәмәке тартып торганда, бугазын әллә ниткән шарфлар белән урап (май ае) сәхнәгә таба җырчы кереп китә. М.Мәһдиев. Сан-Мартин бульварында йөргәндә, мин чит илдән килгән туристларның авыз күтәреп, шаккатып карап торган товарларына игътибар иттем: бу товар – кызылга каккан кайры тун иде. М.Мәһдиев. Авыз күтәреп калу 1) Бер эш яки әйбердән, артыннан өметләнеп йөреп тә, мәхрүм булып калу. Без анда да авызыбызны күтәреп калдык. Г.Камал; 2) Күрә торып, кирәк эшне кулдан ычкындыру, мөмкинлектән файдаланмый калу. Ул арада аңарга аны сатып та куя, мин авыз күтәреп калам. Г.Камал. Авыз күтәреп көлү Юкка-барга кычкырып көлү. Авыз күтәреп яту Эшләмичә, әзерне генә көтеп яту. Алма пеш, авызга төш, дип, авыз күтәреп яту бер дә килешми. Ялт-йолт. Авызны чөйгә элеп йөрү 1) Ашамау, ач тору; 2) Дәшми тору, сүзгә катнашмау; 3) Ваемсыз, гамьсез булу. «Их, корт иле очрасын иде дә, умарталы кеше булып, баеп китсәң иде», – дип, авызны чөйгә элеп йөргән чакларым аз булмады. Ф.Хөсни. Авыз пешү Ашыгып яки сынамыйча керешкән эштә уңышсызлыкка очрау. Авыз пычрату Телгә алырлык булмаган сүзләр яки яман кеше турында сөйләү. Мин аның сүзләрен авызымны пычратып сөйләп тә тормыйм. Күрәсең, юлбашчыдан шундый әмер булган: 1941 елдан бирле ач яшәгән, педагогика, психологиядән башка нәрсәне белмәгән бу йонлы муен белән авыз пычратып маташмаска. М.Мәһдиев. Авыз сулары килү к. авыздан сулар килү (1 мәгъ.). Рәмзинең авыз сулары килде, күзләре елтырап китте. Шулай да ул, баллы ипи сузган кулны эткән булып, читкә борылды. Г.Бәширов. Авыз суы кипмәгән Тәҗрибәсез, малайлыгы чыгып бетмәгән. Авыз суын агызу Тәмгысын сузу, үтә кызыгу, ымсыну, нәфесен сузу. Авыз суын корыту Берәр кеше яки берәр нәрсә белән мавыгып, һаман аны телгә алып сөйләү яки даулау. Авыз талдырып Корыга, бушка, файдасызга, көч, акыл әрәм итеп. Авыз тәме Аппетит, ашау теләге. Авыз тәме бетү Ашау-эчу, ризык ләззәтен тоймау. Авыз тәме китү к. авыз тәме бетү. Авыз тәмен җибәрү Кычкырышу, талашу, бер-береңә каты-каты сүзләр әйтешү. Авыз томалау Сый-хөрмәт, блат яки ришвәт белән, сүз әйтә, каршы килә алмаслык итү. Кунакка чакырып тыгындырсаң, шуның белән авызы томалана ич аның. И.Гази. Авыз турсайту Үпкәләү, үпкәләүдән авызны бөрештерү. Бер авызын турсайтса, тиз генә иман көтмә инде син аңардан. Кара коелып йөри. Р.Төхфәтуллин. Авыз тутырып ашау Туйганчы ашау. Ипи ашыйсы килгән вакытның иң үзәк өзгече – язын үлән типкәндә. Һай, шул вакытта авыз тутырып бер ипи кабарга да күздән яшь килгәнче рәхәтләнеп сытып чәйнәргә иде! М.Мәһдиев. Авыз тутырып әйтерлек түгел Бик мактарлык түгел. Авыз тутырып әйтү 1) Зурдан кубып, зур сүз итеп сөйләү. Казан ханлыгында авыз тутырып әйтерлек бер генә шәһәр – Казан гына була. Г.Дәүләтшин. Үлем ачысын татыдым, дип, авыз тутырып әйтә алам. Караватта тәгәрәп ятам; аяклар шешкән. Т.Галиуллин; 2) Уйлаганын ачыктан-ачык әйтү, турысын әйтү. Авыз үлчәшү Үбешү. Син тагын минем хатын белән ничек авыз үлчәшкәнеңне дә сөйләргә уйламыйсыңмы? З.Бәширов. Авыз хәбәре Телдән таралган сүз, имеш-мимеш. Авыз чайкау 1) Берәүнең гайбәтен сөйләү. Җыен җилбәзәк хатын минем кызым белән авыз чайкамый торсын әле! М.Маликова; 2) Кат-кат, кайта-кайта сөйләү. Артык авыз чайкап торуны кирәк тапмадым, күзенә терәп әйттем дә салдым сүземне. Ф.Хөсни. Авыз чатнау Бик эчәсе килү, авыз кибү. Я, күп лыкылдамый гына сал әле, авызларым чатнап бара. М.Фәйзи. Авыз чылатып алу Бераз исерткеч, хәмер эчү. Авызы арандай ачык Авызын артык зур ачып, киереп иснәү, әдәпсезлек күрсәтү. Авызына алу Бер сүзне кат-кат әйтү, кабат-кабат әйтеп битәрләү, сукрану, мыгырдану. Авызына бармагын кабу Ялгышын сизү, тотылу, җавапсыз калу, сүз дәшмәс булу. Авызына бармак тыксаң да тешләми Бик юаш, мәхлук кеше хакында. Авызына [берне] тамызу к. авызына менеп төшү. Авызына [берне] тондыру Кемне дә булса ачуланып, авызына сугу. Авызына җен төкергән Җавапка өлгер, тапкыр, җор телле. Бар да рәхәтләнеп бер көлделәр… – Хи-хи, хи… Бу Бикмулланың авызына җен төкергәндер, каян таба, гыйбрәт! Ә.Еники. Авызына шайтан төкергән к. авызына җен төкергән. Авызына йөзек яшергән Берни дә дәшмичә, сүзгә җавап бирмичә утырган кеше турында. Авызына карату (каратып тоту) Оста теле, тәмле сүзе белән кешене үзенә, сүзенә карату; үзенә ияртү, багындырып тоту. Авызына каратып катыра Кешене үзенең оста теленә хәйран калдырып, каратып утырта. Авызына керердәй булып Бик бирелеп, йотылып. Авызына кош канаты төшәрлек Үзен бик зур гыйлем я акыл иясе санап, я талант иясе булуына дәгъва кылып, борынын бик югары чөю, үзенә үзе исе китеп һавалану. Өстенә – җөббә, башка – зәңгәр фәс, күзгә – күзлек, аякка ботинка кигән, авызына кош канаты төшәрлек дәрәҗәдә борынын күтәреп барган бер мәгърур шәкерт. Г.Тукай. Авызына көмеш кашык кабып туган Эше гел уңа, алга бара торган, бәхетле кеше турында. Тыштан караганда, Исмәгыйль агай улы – авызына көмеш кашык кабып туган, тоталитар җәмгыять өчен көнләшерлек язмышлы кеше. Т.Галиуллин. Авызына менеп төшү Берәүнең авызына йодрык белән нык кына сугу, сугып җибәрү. Авызына саескан төкергән Күп сөйләүче, такылдык. Авызына салган салманы йота белмәү Кулына төшкән бәхетне, ризыкны ычкындыру, мөмкинлектән файдалана белмәү. Авызына су капкандай Эндәшмичә, бер сүз әйтмичә. Әмма мин көткән исәнлекне белешү, лекция сәгатьләрен ачыклау да --- хәтта Татарстан депутатларын, шулхәтле акча алып та, авызларына су капкандай, залда тып-тын утырулары өчен әрләү дә булмады. Т.Галиуллин. Тик, карыйм, бер дә минем сүзләремне күтәреп алучы юк. Авызларына су капкандай, тик мыек астыннан гына елмаеп утыралар иптәшләр. А.Расих. Авызына су салыр кеше булмау Ялгыз, ташландык хәлдә үлү. Авызына сугу Бик узынган, һәркайда тел озайткан яки шапырынган кешене җаваптан гаҗиз итү, кеше алдында хур итү, оятка калдыру. Авызына сугып сөйләтмәдем (ич) Көчләп я куркытып сөйләргә мәҗбүр итмәдем, үз ихтыяры белән, үз авызыннан әйткән сүз, дигән мәгънәдә. Авызына сумала капкан Авызын ачып сүз дә әйтә алмыйча, үзен-үзе яклый алмыйча, дәшми торучы турында. Авызына сүзе сыймый Сүзен уйламыйча, кабалаланып, бутап сөйләүче турында. Авызына теле сыймаган 1) Сүзне уйламый, урынсыз сөйләүче, әдәп сакламыйча, теләсә ничек җавап бирүче; 2) Сер саклый алмый торган. Авызына Хозыр төкергән Теленнән гыйлем-хикмәт коючы, теле татлы, оста, галим кешегә карата әйтелә. Авызын ачса, үпкәсе күренә Ач-ялангач, бик фәкыйрь яки үтә ябык, арык кеше. Кызык адәм син! Авызын ачса, үпкәсе күренеп торган мәңге хәерче татар язучысын жәлләп, шундый бай республика хуҗалары ачлы-туклы утырмас бит инде. Т.Галиуллин. Авылдан килгән, авызын ачса үпкәсе күренергә торган аспирантның диссертация язу процессында эшләргә өйрәнгән башы тиз генә «масса» мәсьәләләр чишә. М.Мәһдиев. Авызын ачып сүз әйтә алмау Рәтләп сөйләшерлек хәлдә булмау; тел көрмәкләнү. Аның кыяфәтендә ниндидер куркыныч төс булгандыр ахры, Газизә абыстай, аны күргәч, авызын ачып сүз әйтә алмады. С.Шәрипова. Авызын бәлшәйтү Авызын бәлеш кебек җәеп, үпкәләп елау. Авызында – анасы «Ана» сүзен кушып сүгенүче пычрак телле кеше турында. Авызындагын каерып алыр Кеше кулындагы нәрсәгә каныгучы, ничек тә булса үзенә алучы әрсез кешегә карата. Авызында кош уйната Бик оста телле, килешле, матур итеп сөйләүче кеше турында. Авызында сүз тормый к. авызына теле сыймаган (2 мәгъ.). Авызында төкереге кору Күп сөйләү, теле кибешкәнче сөйләү, һаман бер нәрсәне кабатлау. Авызында эт балалаган 1) Бер генә сүз белән әйтәсе нәрсәне әйтә алмыйча, әллә нихәтле итеп, сүз күбәйтеп сөйләүче турында; 2) Мәгънәсез, кирәкмәгән сүз генә сөйли торган кеше турында. Авызын каплау (томалау, ябу) Сүз әйтә, каршы җавап бирә алмаслык хәлгә кую. Син миңа сораганны бирдем дә, Җиһанның авызын капладым дип уйлыйсың. Ә.Фәйзи. Кешеләр шыпырт кына сөйләшеп алдылар: – Дөрес әйтте Сираҗи, егет икән… – Авызын каплады. Ә.Фәйзи. Авызын корт чаккыры! Ачу килгәндә кемнедер тиргәп әйтелә торган фраза. «Ау»ның уңышсыз чыгуына эче пошып, ул җиргә төкерде һәм нәкъ Сәгъди абзыйча сүгенеп куйды: «Авызын корт чаккыры, ә!» Ә.Фәйзи. Авызын майлау Кешене, сыйлап, каршы сүз әйтмәс хәлгә китерү. Авызын мүкләгәннәр Кемне дә булса куркытып, янап я башкача каршы сүз әйтмәслек хәлгә китерү. Авызыннан ана сөте (дә) кипмәгән Яшь, тәҗрибәсез, малайлыгы чыгып бетмәгән, акыл утырмаган, дөнья күрмәгән. Авызыннан бер өзми 1) Кем белән, ни белән булса да мавыгып, һаман шуны телгә алып сөйли; 2) Өзлексез тәмәке тартучы турында. Авызыннан җаны чыгарга тора Бик бетәшкән, бетеренгән (авырудан яки картлыктан). Авызыннан өзелеп төшкән Ике әйбернең яки ике кешенең бер-беренә бик нык охшаган булуы. Авызыннан өзеп Үз өлешеннән бүлеп, берәр кеше белән бүлешергә әзер булып. Аңа [бәби тапкан хатынга] күрше-тирә, үз авызыннан өзеп, бәби ашы кертә, бәбие белән котлый. Ф.Яруллин. Авызыннан селәгәен агызып Кеше кулындагы нәрсәгә тәмгысын сузып яки һәр очраган хатын-кызга мәхәббәт белдереп йөрүче бозык кеше хакында. Авызын томалау 1) Кешегә өстән кушып, боерып, янап, каршы бер сүз дә әйтмәслек хәлгә китерү; сүз әйтергә бирмәү; 2) Кешенең шәхси гражданлык хокукын чикләү, демократияне бозу; 3) Кеше белән бәхәстә аны, дәлилле, төпле яки тапкыр сүз әйтеп, җаваптан гаҗиз калдыру; 4) Төрлечә сыйлап я ришвәт биреп, каршы сүз әйтмәс хәлгә китерү. Авызының тоткасы юк Күп сөйләүче, авызында сүз тормаучы. Авызын яба белми Берөзлексез сөйләп тора. Авызың белән әйт, борының белән тарт Кемнең дә булса каргышына каршы җавап рәвешендәге әйтем (ягъни, каргышың үзенә кайтсын). Авызыңа – бал да май Сөенечле, файдалы хәбәр китерүчегә әйтелә. Авызыңа бал да май булып керә Төче телле, ялагай, юмакай кеше турында. Авызыңа – каз мае Егетләр арасында сөенечле хәбәр китерүчегә «сиңа – шәп сый» дигән мәгънәдә әйтелә. Авызыңа каз мае капкан идеңме әллә Берәү бер кирәкле эшне сизмичә яки кирәкле сүзне әйтмичә калганда әйтелә. Авызыңа таш тыгылсын карг. Яман телле кешегә әйтелә. Авызыңа чәйнәп сала Сүзне, белемне яки дәресне һәркем аңларлык бик ачык, җиңел һәм гади телдә әйтеп, сөйләп бирүче турында. Авызыңнан җил алсын Берәү берәр яман сүз я күңелсез хәбәр әйтсә, я яманга юрап сөйләсә, аңа каршы башкача мондый сүз сөйли күрмә, мәгънәсендә әйтелә. Авызыңнан җил алсын! Кем турында сөйләгәнеңне беләсеңме? Әтиең турында сөйлисең бит син! М.Шалаков. Ни сөйлисең син, мелла Бәдретдин, тузга язмаганны. Ирекле көннән кыз бала качкынга ияреп китәме, авызыңнан җил алсын! М.Хәбибуллин. Авызыңнан кереп эчеңнән үтә чыгар Һәр ябык ишекне ачтыра, һәркая үтә, сүзен үткәрә, үз дигәненә ирешә ала торган, чая, үткен, әрсез кеше турында. Авызыңнан чыгып, җылы куеныңа керсен Каргаган кешегә каргышын үзенә кайтарып әйтү. Авызыңнан чыкканчы эләктереп ала Сүзне бик тиз аңлый, әйтеп бетергәнче тотып алучы, елгыр зиһенле кеше турында. Авызыңны да ачма (ачасы булма) Берәр кешедән берәр нәрсә сорап я даулап, сүз кузгатмаска кисәтеп әйтелә. [Фәтхия карчык:] Авызыңны да ачасы булма – диде, – туйга барам, дип, синең ул кыланчыгың белән бер табында янәшә утырыр хәлем юк, --- диде. Г.Ибраһимов. Авызыңны җыя төш Бик иркенәеп, теләсә кем алдында теләсә ни сөйләүгә, чама белмәүгә каршы әйтелә. Авызыңны чамалап ач Артык сүз сөйләшмә, сак бул, мәгънәсендә. Авызы пешмәгән Дөнья күрмәгән, тәҗрибәсез. Авызы тишек Авызында сүз тормый, сер саклый белми. Авыз эчендә (эченнән) ботка пешерү кимс. 1) Үз фикереңне аңлаешлы итеп әйтә алмау; 2) Мыгырдану, үзалдына гына сөйләнү. Тавышны жәлләп, авыз эчеңнән ботка пешермә, изелеп аккан балан бәлеше төсле мәлҗерәеп торма. Г.Ахунов. Авыз эченнән Үзалдына, үз-үзенә генә, кешегә ишеттермичә. [Мостафа] Хатынын, бала-чагасын сагынып, авыз эченнән гел бер көйне көйли иде. М.Мәһдиев. Абзый, авыз эченнән генә сөеп, сары атның ялын тараштыргалады, тирләгән муенын сыпыргалады, тәртәсен селкетеп, аркалыгын тартып карады. Ә.Еники. Авыз эченнән көлү Тавышсыз көлү, елмаю. Солдат авыз эченнән генә көлеп куйды. Г.Бәширов |