АВУ ф. 1) Үсеп утырган яки төз утыртып куелган нәрсә егылу, горизонталь торыш алу. 1956 елның җилле, коры бер җәйге көнендә таш ауган. М.Мәһдиев. Ә бер кичне безнең горур наратыбыз гөрселдәп җиргә ауды. Ыңгыраша-ыңгыраша ауды нарат, гүя тормыш белән саубуллашу аңа авыр иде. А.Хәсәнов. Менә боз ява, агачлар ава, әллә кемнәр каһкаһәләп көләләр, кычкырышалар… Ш.Камал

2) Егылып китү, тигезлекне югалтып, җиргә барып төшү. Берәү саташа, урыныннан сикереп торып, ике бармагын авызына тыгып ачы итеп бер сызгыра да гөрселдәп урынына ава. М.Мәһдиев. Батырхан, хәлсезләнеп, урындыкка килеп ава. Г.Ибраһимов. Бу хатын иренең каберен табу белән кабер өстенә ауды, аны тырный-тырный акырып еларга тотынды. Г.Ахунов

3) Каты авырып китү, урынга яту. [Карт] Карчыгын җирләп кайткач, кайгысыннан үзе дә түшәккә ауды. Ф.Яруллин. Ә теге бичараның күзен инде кан баскан, ул инде сәкегә ауган. М.Мәһдиев. --- чая хатыны килеп, чираттагы җәнҗалларның берсен чыгарып киткәч, мин дә түзмәдем – икеме, өчме көннән соң, кан басымым күтәрелеп, урынга аудым. Җ.Дәрзаман

4) Үсеп утырган үлән, куак һ.б. турында: бер якка яту, сөрлегү. Корыган үсемлекләр су баскан туфракка ауганнар. Ботаника. Иксез-чиксез бодай диңгезе инде ава, ята башлаган. Казан утлары

5) Бер якка кыйшаю, читкә янтаю, тайпылу. Тәртә сынды, арба ауды, сыер үзе, читәнне аударып, арт якка чыгып чапты. Г.Бәширов. Ташландык кое, --- бераз артка таба ауган рәшәткәсе, бакча коймасы --- ишегалдына ташландыклык төсе биреп тора. Ф.Әмирхан

6) Оешкан, корып куелган нәрсә таркалып җимерелү, ишелеп төшү. --- Искәндәрев, җилдәй очып, күпер өстеннән үтеп тә китә, һәм --- күпер тоташы белән гөрселдәп ава. Ә.Еники. Әбинең өе төртсәң аварга тора, яңартырга уйлаган идек. Мирас

7) күч. Авышу, узу, үтү (вакытка карата). – Өй күтәрәм, өмәгә! – дигән чакыру ишетелү белән, Әхмәдиләр, Шәяхмәтләр, Шәңгәрәйләр, Ситдыйклар, Җиһанша бабайлар җыелып килделәр дә, иртәнчәк кояш белән бергә тотынып, төш авуга өйне аякка бастырдылар. Г.Ибраһимов

8) күч. Авышу, фикере, карашы үзгәрү; кемнеңдер ягына басу. Сания, ятимнең күңелсезләнгәнен күреп, аны иңнәреннән кочып алды һәм, әллә инде әнисен Илдар ягына авар дип шикләнде, шыңшып куйды. Г.Гобәй. ---, ахырдан, Давыт яңа фикергә ава, дамелла белән талаша, шәкертләрне котырта, дип, аны кадим мәдрәсәдән кудылар. Г.Ибраһимов. Тирә-якның түрәсе, мулласы – бар да аның җиле искән якка авалар. Г.Ибраһимов

9) күч. Кинәт килеп чыгу, пәйда булу. Ләкин Петя, дурак, өстенә ауган бу бәхетнең әһәмиятен дә аңламый, кадерен дә белми иде булса кирәк. Ә.Еники

10) күч. Кемгә дә булса кагылу, бәйле булу (шик, гаеп һ.б.ш. турында). Эш бик зурга китсә, казыйга хөкемгә барырга туры килә. Гаеп сиңа ауса, җәзаңны күрәсең… М.Гафури

Аварга тору 1) Җимерек, бик иске булу. --- меңгә якын акча калган иде, чыгарып салдым шуны өстәлгә: «Мә, минәйтәм, иске мәчетегезнең манарасы кеше өстенә аварга тора. Турайтыгыз, рәтләгез шуны!» Р.Вәлиев; 2) Көчсез, хәлсез булу. Серёжаның җиленнән аварга торадыр әле. Казан утлары. Хәзер хатын-кыз карарлык егетләр бармыни? Кайсына карама, синең җилеңнән аварга тора. Җыенысы малай-шалай. Казан утлары; 3) Бик якында булу, терәлеп кенә тору. Урман өскә аварга тора. Авар якка таба терәү салу Булышлык күрсәткән булып, эшне бозу, артка җибәрү

Ава башлау Аварга керешү, янтая башлау. Әмма көннәрнең берендә аның йөк төягән чанасы салулап китә дә бик текә яр астына таба ава башлый... М.Хәсәнов

Ава бару 1) Торган саен ныграк аву, янтаю. --- калак сөяге турында арттан бик каты сукканны, аркасын пешереп узганны һәм хәле бетүен, немецның кызыл кан буялган битенә таба ава баруын тойды. Х.Камалов

2) Рәттән бер-бер артлы аву

Ава тору Берсе артыннан икенчесе аву. Тик шуны алдан белеп торыгыз, татар гаскәрләре --- ава торалар, килә торалар ... М.Әмирханов. Мескен качкыннарның әле берсе, әле икенчесе ава торды. Р.Сәгъди

Ава төшү Бераз аву. Ул су буеннан әтигә таба, тар басмадан чыккандагы шикелле, әле бер ягына кыйшаеп, әле икенче ягына ава төшеп, чалыш-чолыш атлый башлаган иде. Г.Бәширов

Ава язу 1) Чак кына аумый калу

2) күч. Көтелмәгән вакыйгага, эшкә, ишеткән сүзгә бик нык гаҗәпләнү, шаккату. Авыл белән элеккеге Яков утары арасында йөгереп йөргән чакта, Гөлтуташ күрше хатыннар авызыннан гаҗәп сәер хәбәрләр ишетеп артына ава язды. В.Имамов

Авып бару 1) Аз-азлап, акрынлап аву. Габдулла абзыйны мин үзем аңга керттем, дип уйлый идем – хәзер ул да бит Гәрәйләр койрыгына тагылып авып бара. Г.Ибраһимов. Авып барган имәнне яшен уты урталай ярып уздымыни! Н.Хәсәнов.– Ә син үз эшеңне кара! Кибәнең бер якка авып бара! – дип, сикерә-сикерә булса да, ташыган печәнен кыска сәнәк белән аткаруын белде. Ф.Абдуллин

2) Бер-бер артлы аву. Чалгы артыннан ачылып, авып барган җиләк тәлгәшләре күз явын алып, авыз суларын китерә. З.Фәйзи

Авып бетү Бөтенләй, тулысынча аву; барысы да аву. Берничә минуттан бөтен тирә-як тынган, бөтен полк иң актык солдатына кадәр юл читенә авып беткән… Г.Бәширов. Мәҗлес төнге икеләргә кадәр дәвам итеп, кайсы кая авып беткәч кенә тукталды. Р.Сəгъди

Авып калу Билгеле бер вакыттан, вакыйгадан соң, нинди дә булса сәбәп белән ауган хәлгә килү. Иңенә, күңеленә йөк тавы авып калды. Ф.Җамалетдинова

Авып китү Көтмәгәндә, уйламаганда кинәт аву. Әни сискәнеп күтәрелеп карады, пышылдап кына тагын: «Ә…ә», – диде дә, ике кулы белән күкрәген кысып авып китте. И.Салахов. – Кая, Гази абый, өегезгә үк кертеп куйыймчы үзегезне... – Рәхмәт, Өлфәт, борчылма, – диде Гази, авып китүдән курыккандай, һаман да әле машинаның ачык ишегеннән кулын алмыйча. М.Хәсәнов

3) күч. Көтелмәгән вакыйгадан, эштән шаккатып калу, бик нык гаҗәпләнү. Авыл советы рәисе агарынды, баскан җирендә авып китәрдәй булды. Я.Шәфыйков

Авып тору 1) Әле, хәзер, күз алдында ауган торыш алу, ауган торышта булу. Кайбер ерганак-ерымнар шактый тирән казылган, ярларының югары өлеше ерымнар өстенә авып тора иде. Т.Нәбиуллин

2) Бертуктаусыз, әледән-әле аву; бер-бер артлы аву

3) күч. Бик якын, янәшәдә генә булу. Урман өскә авып торгач, ипи пешерергә дип, утынны җәй буе күтәреп ташыйбыз. З.Дәүләтов

4) күч. Бертуктаусыз туу, берсе артыннан берсе барлыкка килү, килеп чыгып тору. Мохтарның хыялында төрле уйлар, ермакланып җәелгән ташкын шикелле, әрле-бирле авып тордылар. Ш.Камал

Авып төшү Егылу, түбәнгә мәтәлү. Хәзер мәтәлчекне генә булдыра алмады, башын җиргә кадап, аякларын күтәрә башлауга, яны белән лап итеп авып төште. Г.Гобәй. Шунда ук аның [егетнең] күз аллары караңгыланып китте, башы, хәлсезләнеп, мендәр читенә авып төште. Ә.Еники. Сакчының авыр гәүдәсе, янтаеп, бераз ат өстендә селкенеп барды да кинәт җир өстенә авып төште. И.Гази

Авып утыру Бераз ауган торышта булу. --- ярым авып утырган багана башларында ят кошлар күренгәли. Г.Госман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә