А’ВТОРЛЫК и. 1) Билгеле бер авторга караган булу. Без вакытлы матбугат битләрендә Зөфәр Рәмиевнең имзасыз текстларның авторлыгын ачканын күрәбез. Рифә Рахман. Нәкъ менә быел аның [Мәсгут Имашевның] авторлык концерты минем ул ниятемне яңадан кабызып җибәрде. Г.Ахунов. Имашев җырларын җырлый халык… Февраль аеның башларында ике көн рәттән куелган авторлык концерты шуны раслады. Г.Ахунов 2) Әсәрнең, проектның иҗатчысы булу. Мин бер сүз дә әйтми аптырап торганда, яныма [Мәҗитов Илдар] килеп басты. Гадәтенчә, авызын ачмый тамак төбе белән көлеп: «Авторлык газабы кичерәбезме?» – диде. Җ.Фәйзи 3) Иҗат иткән әсәрләрне бастыру һәм сату эшендә авторның махсус хокукы |