А’ВТОРЛАШТЫРУ ф. 1) Үз әсәренең күчермәсен, тәрҗемәсен, репродукциясен һ.б.ш.ны бастырып чыгару өчен, рәсми рәвештә раслату, рәсмиләштерү

2) сөйл. Үз исеменнән сөйләү. Монда – барысына да күптән таныш булган хәлләргә бермә-бер яңалык өстәп, «авторлаштырып» сөйләүчеләр аерым почётта. Ә.Хәсәнов

Авторлаштыра бару Һәрберсен, булган берсен авторлаштыру

Авторлаштырып бетерү Барысын да, тулысынча авторлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә