АВТОРИТЕТЛЫ с. Абруйлы; ышаныч, авторитет казанган. Фанатик Казан татарларының тискәрелеген җиңеп, ачылган Русско-татарская школада авторитетлы татар укымышлыларыннан беренче булып эшләүче кем иде? – Мәрҗани. М.Госманов. Үзбәкстанга «частное лицо» булып түгел, берәр авторитетлы, сүзе үтә торган оешма вәкиле булып барырга тиешмен, дип санадым. Казан утлары |