АВТОРИТЕТ и. нем. 1) Җәмгыятьтә, халык арасында ышаныч, ихтирам казанганлык; абруй, дәрәҗә. Бөтенесе аңа, түбәнчелек белән, «Хәбиб Гатауллович» дип кенә торалар. Шушы үзе генә дә кешенең эштәге авторитетын гына түгел, аның кайбер башка якларын да аңлатса кирәк. Ә.Еники. Лобачевскийда үз дәрәҗәсен тою хисе бик көчле була, ул үз йогынтысын һәм авторитетын да яхшы белеп тора… Җ.Тәрҗеманов. Ә «авторитет» дигән нәрсә аңа кирәк, бик кирәк. Ни өчен дигәндә, соңгы бер-ике елда бу мәсьәләдә эшләре бик шәптән түгел аның: абруе күзгә күренеп кими бара. Мирас 2) Башкаларга йогынты ясарлык, ышаныч казанган, абруйлы кеше; авторитетлы кеше. Аннары сүз авиациягә, тавыштан тиз очучы самолётларга, ракеталарга сикерә. Бу өлкәдә безнең үз авторитетыбыз бар. Г.Әпсәләмов. --- ул сәяси яктан миңа караганда көчлерәк булганга, аннары партиядә дә әгъза булып торганга, бу мәсьәләләрдә Муса минем өчен зур авторитет иде. Р.Мостафин 3) күч. Башкаларны үзенә ияртә алырлык кеше, лидер. --- караклык гамәле белән астан гына эш йөртте, авыл яшьләре арасында чыккан вак-төяк каршылыкны җайлаучы «авторитет» булды. Мәдәни җомга 4) күч. Җинаятьчел даирәләрдә йогынтылы кеше. Розаның ир туганнары --- җинаятьчел дөньяда зур абруй казанган «авторитет» егетләр булып чыкты. Казан утлары |