АВТОРИТАРЛЫК и. Үзенең хакимлеген, авторитетын ныгытуга, үзенә буйсындырырга омтылган диктаторлык режимы системасы, идарә системасы. Авторитарлык һәрвакыт безнең халыкка каршы эшләде, аны исән калу-калмау чигенә җиткерде. Р.Хәкимов. Тоталитарлык та, авторитарлык та – шәхес белән халык массаларының мөнәсәбәтен гәүдәләндерүче күренешләр. К.Гыйззәтов |