АВТОРИТАР с. фр. кит. 1) Хакимияткә сукырларча буйсынуга нигезләнгән. --- тарихта өч идарә итү ысулы билгеле: демократик, тоталитар һәм авторитар ысуллар. К.Гыйззәтов. Кызганыч, олуг галимнәребез туып килә торган яңа мәгариф системасын бүгенге унитар һәм авторитар дәүләт принципларыннан чыгып бәяли. И.Әмирханов

2) Үзенең хакимиятен, авторитетын ныгытуга омтылган. --- авторитар тәнкыйть пропагандалаган сәяси юнәлешне генә сыйдыра алган тар реализм. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә