А’ВТОР и. лат. Фән, матур әдәбият, сәнгать, проектлаштыру һ.б.ш. өлкәләрдә иҗат итүче яки нәрсә дә булса уйлап табучы. Син – заводыбызның мактанычы бит. Син – шундый гүзәл проектның авторы. Г.Иделле. Лирик шигырьдә автор өчен иҗат объекты булып кешенең хисе, эчке кичереше тора. М.Җәлил. Арча педагогика көллияте укытучылары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова – татар балалары өчен «Әлифба» дәреслеге авторлары. Татарстан // Берәр эш-шөгыльнең башкаручысы. 1990 елның язгы көннәрендә өйдә телефон шалтырады. Авторы Мөхәммәт Мәһдиев булып чыкты. Т.Галиуллин. Әсәрнең сыйфатын әдәбиятның төп кануннарына таянып бәяләү юкка чыккач, авторның түшендәге калайларга, алган бүләкләренә, хакимияткә якын булуына таянып эш итү киң колач җәйде. М.Юныс |